ГлавнаяЛитератураКитаплар иленә сәяхәт

Век Татарстана

Китаплар иленә сәяхәт

6 ноября 2015 - Айгуль Герасимова

                                                                Китаплар иленә сәяхәт.

       Әни миңа кечкенә вакытымда ук: “Вакытың кадерен бел, аны бушка уздырма”,-  дип әйтә иде. Аның сүзләрен истә тотып, мин буш вакытым булуга серле китаплар иленә “сәяхәт кылырга” яратам. Шул “сәяхәт” вакытымда кичергән хисләремне сезгә дә җиткерәсем килде.

       Джек Лондонның “Яшәү тәме” әсәрен укыганда герой белән урман буйлап йөрдем, аның ихтыяр көченә, максатчан булуына сокландым. Ул ялгызлыкны, ач яшәүне җиңәргә көч таба һәм теләгенә ирешә дә.

Марк Твенның “Гекльберри Финн маҗаралары”н укыгач, үземә әсәр герое кебек үк көчле, тәвәккәл, аралашучан булырга сүз бирдем.

Александр Пушкинның “Буран” әсәрендә герой белән бергә табигатьнең сихри көченә каршы тордым һәм җиңеп чыктым. Борынгы Грециянең “Дедал һәм Икар” мифын укыгач, борынгы кешеләрнең зирәклегенә сокландым.

        “Китап – белем чишмәсе” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Чөнки бу “сәяхәттән” соң мин бик күп яңа нәрсәләр белдем һәм үземә үрнәк булырдай сыйфатлар ачтым. Дусларым, сезгә дә әйтәсе сүзем бар: телевизор һәм компьютер беркайчан да китапны алыштыра алмый. Китаптан аерылмагыз!

Рейтинг: +6 151 просмотр
Комментарии (6)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

tatbook.ru