ГлавнаяУЧРЕЖДЕНИЯУчебные заведенияМБОУ «Шеморбашская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ

Чтобы зарегистрироваться в качестве КУЛЬТУРНЫЕ УЧРЕЖДЕНИЯ

1. Зарегистрироваться на портале  2. На 003003@mail.ru прислать заявку, укажите логин, емейл, род деятельности  3. После вы сможете стать пользователем - КУЛЬТУРНЫЕ УЧРЕЖДЕНИЯ

Поиск по разделу

МБОУ «Шеморбашская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ

Рыбно-Слободский район, с. Шеморбаш
Категории: Учебные заведения
Телефон: 7(843)-613-22-17 Телефон: 7(843)-613-22-17 — Рыбно-Слободский район, с. Шеморбаш

Безнең мәктәбебез тарихы бик борынгы һәм кызыклы. Шомырбаш авылында мәктәп 1867 елны ачыла. Әлеге башлангычлар өчен булган бинаны авыл уртасындагы тыкрыкка авыл крестьяны Филипп Елисеев үз хисабына төзеткән. Ун елдан соң, ягъни 1878 елда яңа зур агач мәктәп бинасы салына. Аны бер миссионерка, Казан купчихасы салдырган була. Октябрь революциясенә кадәр 48 ел эчендә бу мәктәпне 600 гә якын кеше тәмамлый. Бөек Октябрь Социалистки революциясеннән соң мәктәпне 2550 бала тәмамлый. Алар арасыннан махсус урта һәм югары белем алган 1 профессор, 4 доцент, 6 фән эшчесе, 22 врач, 19 ветеринария врачы һәм зоотехник, 15 инженер, 16 агроном, 6 артист, йөздән артык укытучы, берничә дистә совет офицеры, йөзләгән авыл хуҗалыгы механизаторлары илебезнең төрле почмакларында хезмәт иткән. Бу турыда педагогия фәннәре докторы, профессор Василий Михайлович Горохов бер хатта болай дип яза: “Сезнең мәктәп ул крайда иң карт мәктәпләрдән санала. Ул бик күп кешеләрне грамотага өйрәтте, белемле кеше итте”. Әйе, әлеге мәктәптә татар-башкорт халкы арасындагы мәъгрифәтче, Казан һәм Уфа Учитель семинарияләрендә укытучы, РСФСР ның атказанган укытучысы, Ленин ордены иясе Роман Павлович Давлей; профессор, күренекле совет физиологы Алексей Васильевич Кибяков; РСФСР ның атказанган укытучылары апалы-энеле Ленин ордены ияләре Александр Осипович Комиссаров, Евгения Осиповна Петрова; партия эшчесе Иван Романович Марбуш; полковниклар Иван Евдокимович Табанаков, Михаил Владимирович Кузнецов; РСФСР ның атказанган артисты, бас белән татарча җырлаучы Василий Жарков; артист-инженер Степан Яковлевич Яковлев, Казан финанс-экономика институтының элекке ректоры, география фәннәре кандидаты Павел Васильевич Абрамов, математика фәннәре кандидаты, доцент Петр Иванович Петров һәм башка бик күпләр белем алган. Совет власте еллларына кадәр крестьян моңнарын җырлаучы шагыйрь Яков Емельянов та 1870 елдан башлангыч белемне Шомырбашта ала, соңыннан Казанда укый. Ә 1967 елның 28 декабрендә сигезеллык яңа мәктәп ачыла. Мәктәп директоры Габзалилов Нәгыйм Галимович була. Шушы мәктәпне тәмамлап, барлык балалары да югары белем алган гаиләләрне әйтеп китмичә мөмкин түгел: Таулар авылыннан Гарипов Закирның алты баласы, Шәрипов Әхтәм гаиләсенең биш баладан өчесе, Шомырбаш авылыннан Романов Николайның 6 баладан өчесе югары белем алып, төрле тармакларда хезмәт иткәннәр. Соңгы елларда 20 ел дәвамында мәктәп директоры булып эшләгән Сәмигулла Әхтәмович турында әйтмичә мөмкин түгел. Шушы еллар эчендә мәктәптә күп үзгәрешләр була. Ә бүгенге көндә югары урыннарда эшләүче Һадиуллин Илсур Гәрәевич, Шәрипов Сәлим Әхтәмович, Шәрипова Алсу Сәмигулловна, Камалов Фариз Шахиязданович, Иванова Елизавета Александровна, аспирантлар Григорьев Владислав, Григорьева-Никитина Ольга безнең горурлыгыбыз.

  • Кто здесь был?
  • Пока никто не отметился
Отзывы (0)

Нет отзывов. Ваш будет первым!