ГлавнаяЛитератураЗадание на стр.20

Задание на стр.20

13 января 2018 - Ильнур Долгов

Кыш җитте.       Соры һәм дымлы көз кар астында калды. Тирән көртләр җирне иксез-чиксез кышкы бураннардан саклый. Җир тирән йокыга талган. Җәнлекләр дә йоклый ояларында, тик кайчан гына кытыршы кар өстендә ялгыз тычкан эзләре очрый, я караңгы урман эчендә урман тавыгының гөрелдәгән тавышы ишетелә, я тукранның шакылдаганы яңгырый. Кырыйда гына карлы тунга киенгән чыршылар басып тора,  кышның зәгыйфь кояшы аларның очларын җылыта.       Балалар һәр кыш саен чаңгыга басып урманга киләләр. Алар кышкы йокыга талган көчле имәннәрне һәм төз каеннарны күзәтеп, кышкы табигатне тыңлап, саф һава сулап кайталар, бала-чагага бик тә кар өстендәге эзләрне танып белү ошый, бездэ калган кошларны ашаталар, аларга жимлеклэр олэлэр.     Ә күпме шатлык алып килә кыш бала-чагага: көннәр буе тау шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный. Өлкәннәрдә кышны үзләренчә ярата. Һәр кем Яңа ел төнендә нинди булса да могҗиза я тылсым көтә.       Ә табигать ягымлы язны көтеп тыныч кына йоклый...

Рейтинг: 0 134 просмотра
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

tatbook.ru