Туган көнең белән котлап
Телим изге теләкләр
Мәңге Раббым рәхмәтләре
Булсын сиңа бүләкләр.
Раббым биргән гомереңне
Яшәргә насыйп итсен
Авырулар начар кәеф
Килмичә кире китсен.
Йоклаганда ике якта
Фәрештәләр утырсын
Һәркөн иртән күзең ачкач
Бәхетең көтеп торсын
Хәвеф-хәтәр начарлыклар
Сине әйләнеп узсын
Ялгыш абынып егылсаң
Дусларың кулын сузсын Менэ минем дэ туган коннэрем горлэп утте.