Татарның туклану культурасы бер төрле генә булмаган, әлбәттә. Бай гаиләләр белән ярлыларны әллә ни чагыштырып булмый. Шулай да камыр ашлары (токмач, салма, пәрәмәч һ.б.) барча йортларда да пешерелгән.
Әгәр ул чакта байларга гадәти булган майлы-итле-камырлы ашларны алсак, мондый ризыклар бик үк файдалы дип әйтеп булмый. 19 нчы гасырда майлы, камырлы ашлар яраткан татар байлары арасында ашкайнату системасы авырулары күп була. Ул чордагы табибларның бу турыда язмалары да бар.
Шуңа күрә йөз ел элек күп зыялы татарлар камырлы-майлы ашлар белән мавыгуның зарарлы яклары да бар икәнен аңлаганнар, алар арасында яшелчәләр һәм башка үсемлек ризыкларын күбрәк куллануга өндәү көчәйгән. Мәсәлән, Каюм Насыйри да бит итне яшелчәгә кушып ашарга кушкан.Сатыш мэдрэсэсендэ оештырылган милли ашлар кургэзмэседэ нэкь менэ милли ашларыбыз турныда,ачык курсэтэ.Бик бай эчтэлекле итеп хэр милли ризык турында сойлэвегез очен рэхмэт.