Ленино-Кокушкино авылы әле дә бөек фикер иясе, революционер һәм сәясәт эшлеклесе Владимир Ильич фамилиясен йөртә. Бу урын пролетариат юлбашчысының биографиясе белән тыгыз бәйләнгән.“Кокушкинодан да матуррак, гүзәлрәк урын юк", – дип искә ала Ленинның бертуган апасы Анна Ильинична. Цитатадан күренгәнчә, Ульяновлар гаиләсе Үшнә елгасы янындагы матур авылны бик яраткан. Биредә әтисе, табиб Александр Дмитриевич Бланкның йортында, Ленинның әнисе Мария Александровнаның балачак һәм яшьлек еллары узган. Алар Илья Николаевич белән үз туйларын да Кокушкинода билгеләп үткән.
Ленинның бабасы Александр Бланк үзенең күпьеллык тырыш хезмәте нәтиҗәсендә дворян исеменә лаек була. Авылда яшәгәндә ул крестьяннарны бушлай дәвалый һәм округ халкы белән яхшы таныш була. Бланк үз балаларын тырыш һәм тәртипле итеп тәрбияләргә омтыла.
1887 елның 7 декабрендә Казан Император университетында студентлар баш күтәрүләрендә катнашкан өчен Владимир Ульянов ул вакытта Казан губернасының Лаеш өязенә караган Кокушкино авылына җибәрелә, анда яшерен полиция күзәтүе астында 1888 елның көзенә кадәр яши. Сөргендә үткәрелгән вакытларын ул үзлегеннән белем алу өчен файлалана. Иртә таңнан кичкә кадәр шөгыльләнеп, ул иҗтимагый-сәяси, икътисади, статистик әдәбиятны ныклап өйрәнә. Университетка кайтырга рөхсәт итәрләр дип өметләнеп, юридик һәм тарихи фәннәр белән ныклап шөгыльләнүен дәвам итә. Кокушкино авылында туган абыйларының, сеңелләренең сөйләгәннәре дә кече Ульяновка бик күп белем бирә. Ул шулай ук авыл тормышы белән яхшы таныш була. Егет авыл хуҗалыгы өлкәсендәге җитешсезлекләрне, хәерчелекне, наданлыкны үз күзләре белән күрә. Бу чорда ук ул авыл җәмгыятенең торышын өйрәнү һәм анализлауга керешә. Мәҗбүри сөрген Ленинга Россиядәге мөнәсәбәтләрне аңлау өчен бик күп нәрсә бирә.
1936 елда Питрәч районының Кокушкино авылындагы сөргендә вакытында Владимир Ленин яшәгән йортны реставрацияләү турында карар кабул ителә. Моңа кадәр усадьба буш тора, революция вакытында аны җирле халык ут төртеп яндыра. 1939 елның 22 гыйнварында биредә музей-йорт ачыла. Мемориаль парк һәм биш бүлмәле бер катлы агач флигель торгызыла. Аларның берсендә булачак дөнья пролетариаты юлбашчысы бүлмәсенең көнкүреш шартлары торышы урын алган. Башка дүртесендә Сембер һәм Казан чорларын чагылдырган документлар урнаштырылган.
1985-1987 елларда музейны реконструкцияләү буенча эшләр башкарыла. Усадьба территориясендә археологик казу эшләре барышында зур йортның, ишегалды корылмаларының фундаментлары табыла. Усадьбаны төзекләндерү һәм торгызу эшләре башкарыла
Шунысы кунелне тырный инде узган елда реконструкция бара дип жавап биргэннэр иде быелда...