Сказка "Кычыткан" "Крапива"
Автор
|
Опубликовано: 3070 дней назад (28 апреля 2015)
|
|
Кычыткан.
Борын-борын заманда булган ди бер шәп бакча. Бакча эче алмагач, чия, шомырт агачлары һәм яшелчә, җиләк-җимешләр белән шып тулган. Ух, авыздан сулар ага, ай, ялгыш, кереп киттем кыекка, сөйләм җебе бу түгеллә. Тир түгеп эшләгәннәр генә авыз тутырып ашый ди бу тәм томны. Билгеле инде, ялкауларның да ашыйсы килә, сирәк-мирәк булса да басып чыккалыйлар ди болар бу шәп бакчаны.
Бакчада, билгеле, һәртөрле үлән, чирәм, төрле-төрле чәчәкләр дә бар ди. Менә шулар арасында бик матур бер чәчәк кызы Чәчкә дә иркәләнеп үсә икән. Чәчкә үзенең матурлыгы белән һәркемне бик кызыктыра ди. Көн саен кичен Сандугач үзәкләрне өздереп үзенең мәхәббәт җырларын яңгырата, көндезләрен умарта корты егетләре Чәчкәне уратып: “Без-без-безне кара, без нинди уңганнар”, - дип безелдиләр ди. Ә Чәчкә кәефләнеп бары матур елмая, ләкин күңеленә хуш килгән берәүне таба алмый ди.
Ә бакча кырында әллә уталып калмыйча, әллә инде зәһәрләнеп, әрсезләнеп, үҗәтләнеп, мин дә дә кирәк бит дөньяга дип, тагын бер ят үлән үсә икән. Бу үләннең исеме бакчадагы тәмлеләргә һәм матурларга билгеле түгел ди. Ләкин аның көчле рухлы, сабыр гына, масаймыйча үсүен бик күпләр гаҗәпләнеп күзәткәннәр. Бу үлән егете дә Чәчкәне бик ярата икән, ләкин күңелен ачарга кыймый ди. Кич-кырын яйсә төнлә шаян –шук малай-шалай бакчага кергәндә, ыштан балаклары эченә кереп аякларын яйсә койма ярыгы аша кулларын сузганда, зәһәр теле белән чагып ала, ә бакча эченә кергәннәрне алга уздырмыйча арт саннарын да пешекләп ала ди. Чөнки аның Чәчкәсен таптатасы, өздертәсе килми.
Йокы аралаш, күзен кысып кына Әпрән бабай бу егетнең тырыш хезмәтен күзәтә ди һәм каракларның өтәләнгәч, “Әллә-лә-лә-лә, кычыта, ух, кычыта!” дип кычкырганнарын ишетә, колак яфракларына салып чорный ди. Ә егет кичен дә, көндез дә бик уяу, сабыр канатларым сынмасын дип, читтән генә чәчкәсен күзәтә бирә.
Беркөнне Чәчкәнең дә бу егеткә күзе төште, чөнки егет бик чибәр, куе купшы ябалдашлы, тамырлары тирәнтен киткән, җиргә нык берешкән. Эссе челләдә дә бөрешмичә солдатларча төз тора, сыгылып төшми Хәтта Сандугач кызлары да бик ошата егетнең үзен. Егетнең купшы ябалдашлары арасына кереп, эсседә хәл алалар, ә кичләрен рәхәтләнеп сайрыйлар. Чәчкә азрак көнләшеп тә куйды хәтта. Аның бу егетнең исемен бик беләсе килде, ләкин ничек танышырга белми иде.
Шулай көн узып, кич җитте, матур итеп күктә ай калыкты. Мәхәббәт белән янып йөрүчеләр күп шул айлы кичтә. Шундый бер пар бакча тирәсендә очрашты. Билгеле инде, сөйгәне өчен утка да, суга да керергә әзер яшь кешебез кулын җайлап кына койма ярыгы арасыннан сузып, Чәчкәгә таба үрелде. Чәчкәне өзеп үз сөйгәненә бирәсе килде. Уяу бакча егете сузылып яшь кешенең кулларын чакты, Чәчкәне өзүдән саклады. Ләкин карак егет моның белән генә туктап калмады, җирдән таяк алып, бакча егетен кыйный башлады. Бирешмәде, төз торды, яфраклары сында, ләкин сер бирмәде. Чәчкә барысын да күрде, елаганда күз яшьләре тәгәрәп-тәгәрәп җиргә актылар. Җирдән яшь бөртекләре, иртәнге чыкка әверелеп, бакча егетенең сынган урыннарына тәгәрәп менделәр, авыр яраларына шифа булып яттылар. Берничә көннән яшь тән савыгып, үзендә яңа матур ботаклар җибәрде. Яшь ботакларда кызарып чәчәк мәрҗәннәре – яралары тамгалары калкып чыкты. Бу мәрҗәннәр – мәхәббәт көченең билгесе иде. Әпрән бабай Чәчкәгә егетнең исемен ачты: “Бу егет Кычыткан атлы” –диде. Кычыткан ир-егет булды. Чәчкәгә булган мәхәббәте аны шулай үстерде. Җәй артыннан көз килде. Киләсе язга дип, алар үзләренең мәхәббәт орлыкларын бакча җиренә сиптеләр һәм суык кышка Кычыткан Чәчкәсен урап, ябалдашлары белән каплап, тирән йокыга талдылар. Җәйге бакча бик тә бәхетле һәм тыныч йокы теләде үзенең яшел дусларына.

567 просмотров
Комментарии ()
Ислам Галеев
#
28 апреля 2015 в 11:07
+4
|
|
Новая сказка Риназа, читайте, интересная.
|
|
Айрат Шагеев
#
28 апреля 2015 в 12:48
+5
|
|
Привет. Я ничего не понял
|
|
Айрат Шагеев
#
28 апреля 2015 в 12:48
+5
|
|
Но сказка хорошая, уверен!
|
|
Ислам Галеев
#
28 апреля 2015 в 22:03
+2
|
|
Отличная, по Республике занял 2 место
|
|
Ислам Галеев
#
28 апреля 2015 в 22:02
+2
|
|
ПРо любовь Айрат, про крапиву, который полюбил астру.
|
|
Ислам Галеев
#
28 апреля 2015 в 22:04
+2
|
|
Рәхмәт, абыем бик тырышты)))
|
|
Камила Файзуллина
#
28 апреля 2015 в 11:50
+3
|
|
Без балалар барыбызда бит кечеткэннэн куркабыз)))
|
|
Ислам Галеев
#
28 апреля 2015 в 22:05
+2
|
|
Кычыткан бик файдалы, әнием ашка сала, чәчен юа)))
|
|
Аделя Хусаинова
#
29 апреля 2015 в 17:51
+2
|
|
бик кызыклы молодец мина бик тэ ошады
|
|