ГлавнаяБЛОГИНовости Тукаевского района!Тимераякта шуабыз

Тимераякта шуабыз

Автор
Опубликовано: 311 дней назад (17 декабря 2016)
Редактировалось: 1 раз — сегодня в 03:00
Настроение: Бик яхшы
Играет: Әлбәтта
+23
Голосов: 23
Менә ниһаять, кышның иң кызык, иң рәхәт вакытлары җитте. Теләсәң чанада шу, теләсәң тимераякта. Миңа әтием тимераяклар узган кышта ук алган иде. Тик өйрәнү теләге бик зур булмадымы, яшем әле җитмәгән идеме, анысын әйтә алмыйм, ләкин мин өйрәнеп бетә алмадым.Ә менә быел шугалакны әзерләзп бетерүгә, мин тимераякларымны алып төшетем дә, өйрәнә дә башладым. Инде кешегә тотынмыйча йөри дә алам. Татар халкы белмичә генә: "Теләгән табар, ташка кадак кагар"- димәгән бит. Дусларым, сез дә өйдә утырмагыз, чанада, тимераякта шуарга йөрегез. Карагыз әле, тышта ничек рәхәт! Күз ачып йомарга да җитешмибез, кыш үтә дә китә!
Тимераякта шуабыз
200 просмотров
Комментарии (23)

tatbook.ru