Без тәмләп йоклаган арада Кыш бабай күп итеп эш ясап куйган! Бөтен ишегалдына һәм капка төбенә көрт өеп куйган. Зу-у-ур көрәк алып эшкә дә тотындым.
Зур көрәк белән эшләп арыгач, кечкенә көрәк белән эшләп карадым.
Ахыр чиктә Рүзәл апаем килеп булышты. Ишегалдыбызны матур итеп көрәп тә куйдык!
Без әти-әниебезгә гел булышабыз.