ГлавнаяСвободная темаМинем гаиләм һәм безнең Җиңү

Минем гаиләм һәм безнең Җиңү

Бөек Ватан сугышында “дошманны җиңәргә” дигән гомумхалык күтәрелешенә безнең нәсел максималь рәвештә кушыла һәм Җиңү өчен көченнән килгән бар нәрсәне дә эшли.

Буа районы Иске Тинчәле авылында туган дәү әтиемнең әтисе Алиәкбәров Нурулла Сафиулла улы (1905-1943) белән әнисе Шакира Кәлимулла кызы (1901-1997) гаиләсендә сугыш башланганда биш бала исән була. 1941 елның октябрендә Нурулла Сафиулла улы сугышка китә. Шакира карт әбинең әниемә сөйләгән хатирәләреннән:

Авылда 1941 елгы урып-җыюны оешкан төстә, югалтусыз   үткәреп җибәрүдә  Нурулла Сафиулла улының да өлеше була, чөнки ул – колхоз оештыручыларның берсе, абруйлы кеше. Барлык атлар сугышка алынган көннәрдә фидакярләрчә эшләп, авылдашларына үрнәк күрсәтә.  

Сугыш башланганда аның балаларының олысы Мостафага – 17, Мөстәкыймгә – 11, минем дәү әтием Фәһимгә – 6 тулмаган, Җәүһәриягә – 4, төпчек Равиягә — 2 яшь була.

Нурулла бабай 1943 елның гыйнварына кадәр сугышырга өлгерә. Берзаман аңардан хат килү туктый, бары “хәбәрсез югалды” дигән белешмә генә алалар. Дәү әтинең әнисе – Шакира Кәлимулла кызы да, балалары да гомерләре буена Нурулла бабай турында бүтән бер мәгълүмат белә алмый. Балалары төрле архивларга язып эзләтеп карасалар да, аның үлгәнме? кабере бармы? булса, кайда? икәнен белмиләр. Бәлки, фашистларга пленга эләккәндер? Бәлки, совет лагерьларында утырадыр? Пленнан исән килеш котылганнар, коммунистлар партиясе җитәкчесе Сталин үлгәннән соң иреккә чыгып, өйләренә кайта башлый. Тик алар арасында да Нурулла бабай булмый. “Кайтыр” дигән өмет белән аның гаиләсе озак еллар яши. Билгесезлек кыен була. Соңгы тапкыр Нурулла бабай турындагы мәгълүматны 2000 еллар башында минем әни – Фәһимнең кече кызы эзләтә. Ул чакта нәтиҗә булмый.

Ниһаять, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы көннәрендә  әни яңадан Нурулла бабай турында мәгълүмат эзли. Һәм мәгълүмат табыла! Менә ул: “АЛИАКБЕРОВ НУРУЛЛА САФИУЛОВИЧ  1905 1943  Буинский р-н, с.Старые Тинчали  Полтава:8.10.41           1905 1943 арх.кгб 7336 буинский р-н, с.старые тинчали 23 сп,83 сд полтава:8.10.41 буденновским рвк 977523 п 1 кр-ц алиакберов нурулла сафиулович … “

Беренче карашка, монда берни дә аңлашылмый сыман. Ләкин чынлыкта шушы берничә юлны архивлардан эзләп табып, картотека төзегән “Хәтер китабы” белгечләренә дә, хәтта минем әнигә дә күп нәрсә аңлашыла. Иң мөһиме, иң көтелгән мәгълүмат – Нурулла бабай хәбәрсез югалмаган! Аның Кызыл Армия сафында соңгы көннәренә кадәр хезмәт итеп, хәрби юлын тәмамлаган урыны, хәрби подразделение номеры һәм үлгәнлеге турында тәгаен язылган. Гади итеп әйткәндә, Алиакберов Нурулла Сафиулла улы 23нче укчы полк, 83нче укчы дивизиядә кызылармияче дәрәҗәсендә сугышкан һәм 1943нең гыйнварында Полтава тирәсендә һәлак булган. Хәзерге вакытта аның сугышчан юлы, үлеме, күмелгән урыны турында төгәл мәгълүмат эзләү белән мәшгульбез. Хәрби документларның серлелек вакыты бетә, архивларда яңа мәгълүмат ачыла тора. 

Нурулла бабайның хатыны, балалары аның турындагы хәбәрне исән чакларында белә алмавы исә – аянычлы. Аларның тормышы әлеге хәсрәттән башка да авыр була. Бу турыда мин әни сөйләгәннәрдән беләм. Чөнки  әни ул еллар  вакыйгаларын үз әтисе Фәһим, әбисе Шакира сөйләгәннәрдән истә  калдырып,  безгә дә тапшыра ( Фәһим дәү әти мин туганчы ук, 2002 елда үлгән).

Җиңүне якынайтып, Шакира әби һәм аның олы улы Мостафа бабай (ул чакта 17 яшьлек егет) таңнан кояш байганчы колхозда эшләгәннәр.  Тизрәк дошманны тар-мар итәр өчен 1924 елгы Мостафа үз яшенә 1 ел өстәп, 1923 елда туган дип яздыра, Сафиулла бабасының исемен фамилия итеп ала. (Андый ватанпәрвәр кешеләр авылда тагын булган). 1943 елда ул да сугышка алына. 26нчы мотоукчылар бригадасында сугыша. Ә 1945 ел башы белән аның 1944 елның 27 декабрендә Ватанны яклаганда үлүе турында хәбәр килеп ирешә.

“Хәтер китабы”нда болай язылган: “САФИУЛЛИН МУСТАФА НУРИЕВИЧ(НУЛАЛИМОВИЧ) 

1923 – 1944  Буинский р-н, с.Старые Тинчали- м.Брувери 1923 1944 187об буинский р-н, с.старые тинчали 26 мсбр м.брувери буденновским рвк латвия 18003 п 1 кр-ц сафиуллин мустафа нуриевич(нулалимович …“ 

Шулай итеп, 20 яшьлек красноармеец Мостафа Нурулла улы Сафиуллин (әтисенең исеме хата белән күрсәтелгән) 26нчы мотоукчы бригадасы составында Латвияне фашист гаскәреннән азат итүдә катнаша һәм Брувери дигән мызада мәңгегә ятып кала. (Мыза – ул аерым торган усадьба, алпавыт утары дияргә мөмкин. — Википедия). “Наша Победа” интернет-ресурсында 26 мотоукчы бригадасының сугышчан юлын өйрәнеп була. Әни белән ул данлыклы юлны без бригаданың хәрби картасыннан карадык, якын кешебез Мостафа бабай үткән юлны өйрәндек. Картаның фотосы гаиләбез өчен – Мостафа Нурулла улы исеме белән бәйле кадерле ядкәр. 2007 елда әлеге гаскәри берәмлекнең документлары серле булудан туктаган. Тик картадан башка документларны, алар ачык дип игълан ителсә дә, әлегә карау мөмкин түгел. Мостафа бабайның кабере кайдалыгы да төгәл билгеле түгел. Әлегә без аны төрле интернет-ресурслар аша эзләтәбез. Архивка, Латвиядәге эзтабарларга шул турыда сорап хатлар язып җибәрдек. 

Бу вакытта гаиләдә иң олы ир-егет булып калган Мөстәкыйм өлкәннәр белән беррәттән колхоз орлыкларын хәстәрли, чәчүдә, урып-җыюда эшли. Фәһим, колхозда эшләргә яше җитмәгәнгә, 8 яшендә үк күрше чуаш авылына барып көтү көтәргә яллана. Көн-төн эшләгән гади колхозчыларның мал-туарын көтә. Күз алдына китерүе кыен, бу хезмәт өлкәннәр өчен дә җиңелләрдән саналмый. Хезмәте өчен аны ашаталар, ә акча түләнми (акчаны ул чакта колхозчылар күрми диярлек). Гаилә өчен бу – зур ярдәм, чөнки Шакира карт әбигә балалары өчен ризык табуы читен була.

Җәүһәрия белән Равия, бөтенләй кеп-кечкенә кызчыклар, өйдәге эшләрне эшләргә тырыша, мичкә ягарга чыбык-чабык, кәҗәгә ашатырга үлән, гаиләгә аш пешерер өчен кычыткан, алабута эзләп, тирә-як авылларга кадәр барып җитәләр. Иске Тинчәле якларында урман булмый, шул сәбәпле ягулык, мал азыгы белән эшләр нык кискенләшә. Халык, аеруча карт-коры һәм бала-чага, ачлыктан интегә, шешенеп үлүчеләр дә була. Исән калыр һәм ягулыкны, мал азыгын янга калдырыр өчен фронтовик гаиләләре икешәр-өчәргә берләшеп, кышны бер йортта чыга. Кием, аяк киеме юк – сатып алырга акча булмагач, өс киемнәре сизри, алмаштырып кияргә әйбер булмый. Ә балаларга кышын –  өчесенә бер пар галош. Шул сәбәпле, мәктәпкә чиратлашып баралар. Тик ничек кенә авыр булса да, халык Җиңүгә ышанып, хәленнән килгәнчә аны якынайтырга булыша. Һәрбер йорт ул чорда налог түли, заемнар ала. Терлек-туардан нибары ике гаиләгә бер кәҗә асрарга гына хәленнән килгән Шакира әби дә үзләренә бөртек тә калдырмыйча, дәүләткә ит-май-йомырка җыеп тапшыра, шул рәвешле совет сугышчыларының, фронттагы улы белән иренең хәлен җиңеләйтүенә ихластан ышана. Ул чорда бөтен халык шулай, үз авызыннан өзеп, Совет сугышчыларына ярдәм итә. Кышкы кичләрдә чыра яктысында сугышчылар өчен оекбаш, бияләй бәйлиләр.  “Әтигә” дип, бу эшкә инде Җәүһәрия белән Равия дә тартыла. Алар кечкенәдән үк йон эрләп, бәйләп үсә.

Конкурс биреме темасыннан читләшеп булса да, бер чигенеш ясарга мәҗбүрмен. Әни сөйләгәннәрдән мине бер нәрсә тетрәндерде. Дәү әтием Фәһим сугыш турында фильмнар карый торган булган. Шулай ул әтисе Нурулла турында берәр мәгълүмат килеп чыкмасмы, “әтине күсәтмәсләрме” дип гомер буе өметләнеп яшәгән. Документаль кинотасмаларны гына түгел, нәфис фильмнарны да телевизорның “эченә кереп китәрдәй булып” якыннан караган. Кайбер фильмнарга документаль кинохроника кадрлары да монтажланган, билгеле, әмма әтисеннән 6 яшьлек чагында аерылган дәү әти, могҗиза булып, Нурулла бабай күзгә чалынып киткән очракта да аны таный алган булыр идеме икән?

Нәселебезнең икенче тармагы – дәү әнием Рокыя ягының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше турында да кыскача гына мәгълүмат биреп үтәргә тиешмен.

Дәү әнинең әтисе Кадир Шәйдулла улы Шәйдуллин (1905-1990) һәм әнисе Хатирә (1905-1999) Сафиулла кызы гаиләсендә сугыш башланганда өч балалары исән була. Иң олысы – 1935 елда туган Рокыя, аннан соң 1937 елгы Расыйх, 1940 елгы Зөлфия.

Кадир бабайны хәрәкәттәге армиягә алмыйлар. Сәбәпләре билгеле түгел, бу турыда дәү әни Рокыя Кадир кызы да төгәл генә белми. Сугыш башлануга аны Горький (бүген – Түбән Новгород) шәһәрендәге Молотов исемендәге автомобиль заводына мобилизациялиләр. Завод тулаем хәрби продукция җитештерүгә күчә. Эшче куллар, тәүлегенә икешәр смена станокта эшләп, фронт өчен тиз арада күп һәм сыйфатлы җиһазлар җитештерә алырлык нык саулыклы, таза кешеләр кирәк булган, дип фаразлый алабыз. Дәү әни сөйләгәнчә, Кадир бабайлар завод территориясеннән тышка чыгып та тормаган диярлек. Ул танклар өчен детальләр ясаган. Сугыш беткәннән соң исән-имин кайтып, туган авылы Иске Тинчәледә колхозда эшләгән.

Хатирә карт әби дә бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхозда эшләгән. Кечкенә балалар өйдә калган, барлык сугыш чоры авыл балалары кебек, бакча һәм өй эшләрен мөстәкыйль алып барганнар. Алар да ачлыкны күргән. Язларын, җир кардан ачылу белән үк, утызар сотый бакчаны агач көрәк белән казый башлаганнар, якын-тирәдәге карчык-корчыкларга да бу эштә булышканнар. Туфрактан былтыргы туң, черегән бәрәңгеләр чыккан. Балалар шуны учакта пешереп тукланган. Ипи пешерергә он булмаган – колхозчыларга бераз гына он бирелсә, аны кысыр шулпага болгатып пешерер өчен күз карасыдай кадерләп кенә саклаганнар. “Авылда халык әле чын ипине 1950 еллар азагы – 1960нчы еллар башында гына күрә башлады” дип искә ала дәү әнием. Шулай итеп, авыл халкы Совет сугышчылырының төп терәге, тукландыручысы булган. Бу эштән безнең нәсел дә читтә калмаган.

Рейтинг: +3 519 просмотров
Комментарии (3)
Кочетков Мансур # 22 мая 2018 в 16:31 0
Круто! Ты просто супер и твоя мама тоже!!!
Дмитрий Савченко # 20 июня 2018 в 12:03 0
+2
Инзиля Галиева # 17 июля 2018 в 05:48 0
Бик кызык,эфэрин!