кыш

10 декабря 2019 - Хакимов Булат

 

Кыш

             Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә кунакка кыш килә. Килу белэн узенен холыгын курсэтэ башлый.  Жир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Усалланып бураннарын уйната. Узенен ачы  суыклары белэн куркыта.  Кояш та үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш  аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур.

             Кырлар, болыннар  яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый. Урманда кошларнын агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга җанлылык бирэ. Ап-ак кар өстендәге куян, толке эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларга туй кулмэге  кигезгэннэр.

            Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык.  Эйтерсен, табигать ял итэ. Кешелэр дэ кышын ихата хэм бакча мэшэкатьлэреннэн беразга арынып торалар. Гомуми алганда кыш ел фасылын — ял хэм тынычлык чоры дип атап була.

Рейтинг: 0 13 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

tatbook.ru