ГлавнаяСвободная темаЧишмэлэр авыллар козгесе.

Чишмэлэр авыллар козгесе.

13 декабря 2017 - Диляра Махмутова

Чишмәләр, чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп, колакларны иркәләп, йөрәкләрне җилкендереп, чылтыравы белән кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле кадерле бүләгедер ул. Атаклы музыка коралы осталары да чишмә чылтыравыдай матур көйне чыгарырдай инструментны ясый алмаслардыр. Иң күренекле җыр-көй язучыларыбыз да чишмә җырыдай моңлы көйне язмаганнардыр.

Ләкин чишмә суын эчеп, күңелләрен сафландырган, чишмә чылтыравын тыңлап хозурланган язучыларыбыз, көй осталарыбыз безнең күңелләрне айкарлык шигырьләрен язганнар, тыңлап моңаюдан йөрәкләргә шәфкать иңәрлек, ашкынудан зур-зур матур эшләргә дәртләндерерлек көйләр иҗат иткәннәр. Үзенең җырларында чишмәне мактап, чишмәне сагынып искә алмаган шагыйрь бармы икән? Иртәнге чык тамчылары белән сугарылган гөл төсле, чишмә суын эчеп үскән авыл баласы, язмыш аны кайларга гына ташласа да, үзенең туган төбәген онытмас, көянтә-чиләкләп су ташыган чишмә юлын күңелендә иң кадерле ядкарь итеп саклар.

Чишмәсез авыл юктыр ул. Безнеӊ Теләчебездә чишмәләргә игътибар зур. Менә шундый матур һәм җайлы итеп, алар янында барлык унайлыклар булдырыла. Бу чишмәдән ботен Теләче авылы халкы су ала. Аныӊ яныннан беркайчан да кеше өзелми.


Рейтинг: 0 96 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

tatbook.ru