ГлавнаяСвободная темаАлабуга шәhәренә сәяхәт

Алабуга шәhәренә сәяхәт

25 марта 2019 - Дина Хакимзянова

Алабуга шәhәренә сәяхәт .

  Мин  Алабуга шәhәренә,180 км ераклыкта урнашкан, Татарстанның Балтач районыннан килдем.

   Әнием миңа бу шәhәрнең матурлыгы турында сөйләгәч, барып үземнең дә күрәсем килде.  hәм менә ниhаять, яңа ел ялларында тәвәкәлләп юлга кузгалдык.

  Иң беренче без Набережная урамы буенда урнашкан мәңгелек утны карадык.Тау башыннан искиткеч табигатькә карап хозурланып тордым.Ерактан гына булса да “Шәйтан шәhәрчеге”н дә шушында күрдем.Әнием аның турында бик кызыклы риваять тә сөйләде.

  Аннан соң бөек рәссам –Иван Иван улы Шишкин музеенда булдым.Бу мәhабәт йорт әллә каян үзенә тартып тора.Мин үзем дә рәсем ясарга бик яратам, шунлыктан, бу музейдагы картиналарны исем китеп, сокланып карап йөрдем.Бу йортның җиhазлары, бүлмәләренең яктылыгы шулкадәр ошады миңа.Шишкинның  “ Наратлар урманында иртә” ( “ Утро в сосновом лесу” )  картинасы hәркемгә таныш.Мин рәссамның үз куллары белән ясаган әсәрләрен ,үз күзләрем белән күрдем.Бу минем өчен зур горурлык !

  Чираттагы экскурсиябез  “Музей-мастерская Декоративно- прикладного искусства” га булды.Монысы –үзе аерым бер дөнья! Мондагы матурлыкны сүзләр белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел.  hәр эш останың кул җылысы белән эшләнгән,hәр эштә ясаучының күңел җылысын тоеп була.Ел да үткәрелүче “Спас ярминкәсе”нә килүче hөнәрчеләр үзләренең эшләнмәләреннән музейга бүләккә өлеш чыгара икән. Шушы музейда ук остаханә эшлэп килә.Теләгән hәр hөнәреңә төшенергә була биредә. Мин дә бик кызыксынып, канзаши техникасы белән, атлас лентадан чыршы ясарга өйрәнергә булдым.Лилия Фәим кызы Разетдинова hәр адымын аңлаешлы, гади итеп өйрәтте.Бик зур рәхмәт аңа.Бу hөнәремне мин алга таба да кулланырмын дип уйлыйм.

  Шулай ук “Хәтер музее” миндә иң җылы хисләр уятты.Ишектән килеп керүгә үк елмаеп каршы алдылар.  hәм без ,әнием белән, бу музейның яңа елдагы  беренче кунагы булдык.Бөек Ватан Сугышына багышланган күп кенә музейларда булганым бар, ләкин Алабугада урнашкан әлеге музей, чагыштырмача башкаларыннан аерыла.Беренчедән,әле бу музей бик яшь, яңа.Шунлыктан заманча итеп эшләнгән,hәр стенд янында 3 телдә аудио-аңлатма белән колакчыннар(наушник) тора.Бик кызыксынып hәрберсен тыңладым. Тагын бер аермасы, монда “Хәтер китабы”ның электрон варианты бар.Үзеннең сугышта катнашкан әби-бабайларың турында мәгълуматны шуннан алырга була. Экскурсиядән соң, сугыш елларының дәhшәтлелеген тагын да ассызыклаучы,20 минутлык фильм карадык.Боларны күргәч, тыныч тормышта яшәвеңә мең шөкер кыласың.Киләчәк буынның, ягъни безнең, күгебез  гел аяз, көннәребез якты, матур булсын өчен  тырышкан сугышчыларга мең рәхмәтләр әйтәсең… Бу музейны ,hәркем барып күрергә тиеш.

  “Алабуга шәhәренең тарихы музее”нда, Алабуга шәhәренә кагылышлы бар сорауга җавап алырга була.Музей, сәүдәгәр А.Ф.Николаев йортында урнашкан.Әлеге сәүдәгәрнең кунак бүлмәсе гәүдәләндергән залда фотога төшү мөмкинлеге дә бар икән.Без дә,XIX гасыр стилендә фотога төшүдән баш тартмадык hәм безгә бик тиз арада фотоны ясап та бирделәр.Мондагы табигать почмагы да  hәркемнең  күңеленә хуш килер минемчә.Күз явын алырлык, тутый кошларны, куян hәм тиеннәрне күзәтү миңа бик ошады.Шулай ук, Борынгы Болгар чоры экспозицияләрен, тау куышлыкларын кат-кат кереп карадым.Алтын Урда, Казан Ханлыгы чорындагы хәрбиләрнең өс киемнәре бик кызыклы. Өске катта, без Алабуганың тарихи урыннары билгеләнгән макетны күрдек. Ә иң кызыгы, макеттагы hәр экспонат турында, минем яратып караган,”Стрела наследия” фильмындагы төп геройлар-Роман hәм Зөләйха, бик матур итеп аңлатып бирә.Аеруча менә шунысы ошады миңа.

  Ни кызганыч, мин “Алабуга дәүләт тарих-архитектура hәм сәнгать музей-тыюлыгы”на керүче бөтен урыннарда да була алмадым.Ләкин күрә алган кадәре белән бик канәгать булдым, чөнки күпме яңалык алдым.

  Киләсе елларда да, мин hичшиксез, бу матур шәhәргә тагын киләчәкмен.Көт мине Алабуга !

Рейтинг: +4 75 просмотров
Комментарии (2)
Дина Хакимзянова # 25 марта 2019 в 19:44 0
Дина Хакимзянова # 25 марта 2019 в 19:45 0

ШКОЛЬНАЯ ЭЛЕКТРОННАЯ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ