Ватаным

28 ноября 2016 - Амин Закиров

Ватаным

Татарстан- зур Ватаным,

Карилем – нәни Ватан.

Туган җирем бигрәк матур,

Шуңа өзелеп яратам.

Тирә ягы иркен кырлар,

Шаулап үсә игеннәр.

Ишетелә дәртле җырлар,

Сакта тора имәннәр.

Халкым теле – татар теле,

Җанга якын, газиз тел.

Өйрәтә мине әбием:

“Халкыңның кадерен бел!

Егет кеше тиеш, — ди ул,

Туган илен сакларга.

Туган җирне, туганнарны

Дошманнардан якларга”.

Тиздән мин дә зур үсәрмен,

Илгә хезмәт итәрмен.

Ватанымның басуларын

Чәчәк-гөлгә бизәрмен.

Рейтинг: 0 45 просмотров
Комментарии (0)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

tatbook.ru