ТУГАН ЯГЫМ

Туган ягым

Минем туганягымда

Иркен басу-кырлар.

Шул кырларда яңгырый

Шат күңелле җырлар.

Туган җир, туган як 

Ул —  безнең Ватан!

Ә мин үз Ватанымны 

Хөрмәтлим һәм яратам.

Татарстан туган илем.

Татар телем туган тел

И бала, син дә  онытма,

Туган телне саклый бел!

Туган ил, туган телне

Өйрән син сакларга.

Туган илдә яшәп

Ватаныңны якларга.

Рейтинг: 0 18 просмотров
Комментарии (0)

tatbook.ru