Татарстан - минем Ватан!

4 декабря 2016 - Олеся Ермакова

Татарстан – минем Ватан,
Минем мәдәни командам!
Горурланам шуңа хаман,
Чын күңелдән яратам!

 

Күп  милләтле безнең халык,
Гасырлардан  безнең дуслык!
Туган җир һәм туган тел –
Әткәй-әнкәй телен бел.
 

Мәдәни көндәлек
Чын дуска әйләнде!
Күп белергә өйрәтә,
Матур дөнья күрсәтә!
 

Туган якның кырлары,
Сандугачның җырлары,
Яшел, ямле урманнары,
Хуш исле болыннары!
 

Тарихларны сакларга,
Гаделлекне якларга,
Игелек белән алга
Дуслар белән атларга!

Рейтинг: +23 130 просмотров
Комментарии (21)

tatbook.ru