ГлавнаяСтатьи пользователейВыполненные заданияС.5 - Сочини стихотворениеМин әлегә шагыйрә түгел, тик киләчәктә булырмын дип ышанам.

Мин әлегә шагыйрә түгел, тик киләчәктә булырмын дип ышанам.

5 декабря 2016 - Дания Нуртдинова

Безнең якларда сузылып ята кырлар,
Ул кырларда үсә яшел уҗымнар.
Аларны күргән һәр кеше,
Уйланып яза җырлар.


Җырлар Ватаным турында,
Бөеклек хисе белән,
Чөнки татар баласы:
"Яратам!"-ди, мин беләм.

Үз теле, иле белән,
Горурлана һәр татар.
Юкка гына Тукай да бит:
"Телеңне бел!"- дип язмаган.

Шуңа күрә, дусларым!
Телебезне кирәк сакларга,
Ә илбасарлар керсә әгәр,
Китәрбез Ватан якларга!

Рейтинг: +10 109 просмотров
Комментарии (11)

tatbook.ru