Ребусны чиштем, мәкальне укыдым

19 ноября 2016 - Камиль Сулейманов

Мин 19-нче биттәге ребусны болай чиштем.

1."Кул" сүзеннән "ку"ны алдым. Беренче хәреф "У". "Уку" сүзе килеп чыкты.

2."Керпе" сүзендә "рп" хәрефләрен "ш"га әйләндердем. "кеше" булды.

3. "Энә" сүзендә "э" төшеп калды. "Ә" хәрефе "е"га әйләнде. "не" булды.

4."Күзлек" сүзеннән ахырда торган "к" төшеп калды. "күзле" булды.

5."Җиләк" сүзеннән "җ" һәм "к" төшеп калдылар, "л" хәрефе "т"га әйләнде дә "итә" дигән сүз булды.

Мондый мәкаль килеп чыкты: "Уку кешене күзле итә".

Бик хикмәтле мәкаль!

Рейтинг: +4 109 просмотров
Комментарии (3)

tatbook.ru