ГлавнаяТеатрыМуса Җәлил музее.

Муса Җәлил музее.

20 декабря 2016 - Олеся Ермакова

Синең гомрең җыр булып
Янар бәхет илендә,

Йолдыз булып янарсың

Син туган ил күгендә.

Муса Җәлил — Советлар Союзы Герое, атаклы татар совет шагыйре.

Муса Җәлил Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Ул бала чактан ук  шигырьлар яза.

Муса Җәлил табигатьне, ел фасылларын бик яраткан. Кошларга, җәнлекләргә, хайваннарга атап шигырьләр язган.

Бар минем маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

Ул кечкенә иптәшләре — нәни балалар өчен дә бик күп шигырьләр язган.

Муса Җәлил Татар опера студиясендә эшлэгэн урын хазер анын исемен йөртә.

Бөек Ватан сугышы башлангач ул фронтка китэ.  1942 нче елда,  авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Аны Моабит төрмәсенә ябалар.

Муса Җәлил фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр яза. Аның әсирлектә язган «Моабит дәфтәрләре» дигән шигырьләре бөтен дөньяга билгеле.

«Моабит дәфтәрләрен»  Муса Җәлил музеенда да күреп була. Бу музей Казанда,  Муса Җәлил яшәгән фатирда урнашкан. Монда вакыт туктап калган кебек. Җәлил замандагыча.  Грамофоннан пластинка көйләр көйләп тора. Хазер кайтып керер кебек.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

Моабит төрмәсе

 

Рейтинг: +22 172 просмотра
Комментарии (20)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

tatbook.ru