ГлавнаяСвободная темаӘниемне яратам

Әниемне яратам

15 ноября 2016 - Амин Закиров

                                             Әниемне яратам.

                                Кояш, кояш мәңге балкый,

                                Мәңге нур сибә.

                                Кояш гомере телим мин,

                                Әнием, сиңа!

   Әни безне тугыз ай буе йөрәк түрләрендә йөртеп, безнең белән сөйләшеп, иркәләп, дөньяга китергәннәр, бәбкәм дип назлап кулларында сөйгәннәр, төн йокыларын йокламыйча, ару-талуларына карамыйча, безне бишектә тирбәтеп йоклатканнар, бишек җырлары җырлаганнар, тәрбияләп устереп, инде менә минем улым, дип, безне укыталар. Эйе, hәр балага уз әнисе кадерле hәм якын. Минем әниемнең исеме Илзия. Ул- дөньядагы иң яхшы,  иң ягымлы, иң матур әни. Әнием балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли. Эшендә бик хөрмәт итәләр, әнием үзе дә балаларны бик ярата. Әнием безне hәркөнне якты йөзе, тәмле ашлары белән сыйлый. Кичтән ул безне чиста урын- җиргә яткырып йоклата.Ә иртән мине, татлы чәен кайнатып, өстәлгә тәмле әйберләр куеп ашатып, эчертеп, мәктәпкэ озата. Әни hәрвакыт бөтен шатлыкларымны да, борчуларымны да белеп тора. Уңышларым булса- әниемнең йөзе шатлыктан балкый. Ә авырып китсәм, ул, борчылып, мин сәламәтләнгәнче янымнан китми. Мин, әниемне сөендерер өчен, тырышып укыйм hәм аңа ярдәм итәм. Әни сөенеп  елмайганда миңа да рәхәт була. Мин әниемне бик яратам. Минем әле Әдел исемле кечкенә энем дә бар. Энемә 3 яшь. Ул Кариле балалар бакчасына йөри. Шуңа да авырмыйча, безнең уңышларыбызга сөенеп, әти белән озын-озак яшәвен телим.     

Рейтинг: 0 90 просмотров
Комментарии (0)

tatbook.ru