Абыемда конкурсларда бик теләп катнаша. Диплом, грамоталары бик күп.
Минем кечкенә энем-Самат. Ул балалар бакчасына йөри. Мин аны бик яратам. Уйнатам, төрле әкиятләр сөйлим, китаплар укыйм.
Безнең гаилә менә шундый зур. Без өч бала, гаиләбез бар яктан да актив. Мәктәптә, балалар бакчасында уздырылган конкурсларда бик теләп катнашабыз. Мәдәни көндәлекне кулыбызга алу белән төрле музейларга йөри башладык.Чепья авылында “Халыклар дуслыгы” туган як тарихы музее, Карадуган авылында Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее, Шода авылында Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге музей — йорт, Арча районы Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукай әдәби мемориаль музей комплексы.