МИНЕМ МӘДӘНИ КОМАНДАМ

Минем мәдәни командам.

 

Әнием белән без икәү,

Мәдәни команда төзибез.

Мәдәни чараларга да

Һаман бергә  йөрибез.

Әнием мәдәни остазым

Сөйли, өйрәтә үзе.

Тарихны мәдәниятне,

Аңлата берсүзсез.

Күңелләргә иң тәүге башлап

Белемгә юл ачучы,

Мәдәният сараена

Тәүге ачкыч бирүче.

Беренче кат шул сарайга

Мине алып керүче.

Мәдәният дөньясының

Матурлыгын күрсәтүче

Әнием белән без икәү,

Мәдәниятне яратабыз.

Мәдәни чараларга да

Һаман бергә  барабыз

Әнием шулай мине

Алып  бара шәһәргә .

Музей да күрәбез,

Китапханәгә дә керәбез.

Музейларда  тарих сине

Озата кебек төз басып.

Ә китапханәдәге китаплар

Калалар “күз кысып”

Мәдәни учаклар

Күзгә ташланып тора.

Шуңа күрә алар,

Үзенә тартып тора.

Бик күп мәдәни чаралар

Концерт, театрлар карадык.

Бик күп сорауларга без

Җаваплар да таптык .

Менә шулай иң шәбе

Минем әнием-остазым,

Шундый остаз белән

Мәдәнияткә “чумды” уйларым

 

Мәдәни командам белән күп кенә мәдәни учакларда булдык.

РАЙОН МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ  “ХИКМӘТҖАН МАҖАРАЛАРЫ”

 

 

БУА ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕ

 

БУА ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ  ФИЛИАЛ №1

БУА ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ   ФИЛИАЛ №5

  

АКСУ УРТА МӘКТӘБЕ  “ШОУ МЫЛЬНЫХ ПУЗЫРЕЙ”

 

 

АКСУ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ  НУРЗАДӘ КОНЦЕРТЫ

 

АКСУ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ    ИРЕК ГАЛИЕВ КОНЦЕРТЫ

 

 

АКСУ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ  ГӨЛНАРА ТИМЕРҖАНОВА КОНЦЕРТЫ

АКСУ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ“БҮРЕ-ЯНГЫН СҮНДЕРҮЧЕ”(ВОЛК-ПОЖАРНЫЙ) ( БУА ДРАМА ТЕАТРЫ )

БУА ДӘҮЛӘТ  ДРАМА ТЕАТРЫ    (ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕНЕҢ Т.МИҢНУЛЛИН  ИСЕМЕНДӘГЕ  ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ "АНАМ КЫРЫ" СПЕКТАКЛЕ)

 

БУА ДӘҮЛӘТ  ДРАМА ТЕАТРЫ   РИЗАТ ҺӘМ ЗИНИРА РАМАЗАНОВЛАР КОНЦЕРТЫ

КАЗАН ШӘҺӘРЕ  FUN CITY КҮҢЕЛ АЧУ ШӘҺӘРЧЕГЕ

КАЗАН ШӘҺӘРЕ  ЮРКИН ПАРК

 

КАЗАН ШӘҺӘРЕ  БАУМАН УРАМЫ

КАЗАН ШӘҺӘРЕ  МУЗЕЙ ИЛЛЮЗИЙ

КАЗАН ШӘҺӘРЕ  ДОМ ВЕЛИКАНОВ

КАЗАН ШӘҺӘРЕ “ТАТНЕФТЬ-АРЕНА” ПРЕЗИДЕНТ ЧЫРШЫСЫ

БУА РАЙОНЫ ЯҢА ЧӘЧКАП АВЫЛЫ  “КОЯШЛЫ ИЛ” КОНФЕРЕНЦИЯСЕ

БУА ШӘҺӘРЕ  “ХОЧУ ВСЁ ЗНАТЬ” КОНФЕРЕНЦИЯСЕ

БУА РАЙОНЫ АЛШИХ УРТА МӘКТӘБЕ  “ЖИВАЯ КЛАССИКА” ЯШЬ УКУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕ

 

АКСУ УРТА МӘКТӘБЕ  ШИГЫРЬЛӘР БӘЙГЕСЕ

 

АКСУ АВЫЛЫ КИТАПХАНӘСЕ    ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ

 

Мәдәни командам белән конкурсларда да катнаштык һәм дипломнар белән бүләкләндек.

МЕНӘ ШУШЫНДЫЙ УЛ МИНЕМ МӘДӘНИ КОМАНДАМ!!!

 

Рейтинг: +8 157 просмотров

Представленная информация является справочной, уточняйте у источника.


Комментарии (7)

tatbook.ru