Иң кадерле кешем

Әнием,әнием ,

Иң кадерлем син минем.

Мин сине яратып,

Иркәләп торырмын,

Мин сиңа тормышта

Таячныч булырмын.

Җир йөзендә иң матур сүз — әни.Мин үземнең әниемне бик яратам.Чөнки әни һәрвакыт бөтен шатлыкларымны да, борчулаврымны да белеп тора.Уңышларым булса — әниемнең йөзе шатлыктан балкый.Әавырып китсәм, ул, борчылып, мин сәламәтләнгәнче янымнан китми 

Минем әнием Гөлнара исемле. Ул дөньядагы иң яхшы, иң ягымлы, иң матур әни.Әнием укытучы булып эшли. Ул башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә… Ул һәрвакыт абыем белән миңа булыша, киңәшләрен бирә.Әнием безгә матур киемнәр бәйли, тәмле ашлар пешереп ашатаУл эштән арып кайтса да, безне ярата, иркәли Мин ,әниемне сөендерер өчен, тырышып укыйм һәм аңа ярдәм итәм.Әни сөенеп елмайганда миңа да рәхәт була!

Әнием Төрле конкурсларда катнашыргада вакыт таба.Ул район күләмендә узган "Ел укытучысы -2016" конкурсында катнашты.

Укучылар белән конференцияләрдә катнаша һәм укучылары югары урыннар яулыйлар

Әнием төрле-төрле очрашуларда да  булырга өлгерә

Ярый әле ,әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрен ай йолдызлы якты.Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың.Син безне кешеләргә карата шәфкатьле ягымлы булырга,һәркемгә ярдәм кулын сузырга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың.Рәхмәт,әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт!  

Рейтинг: +81 443 просмотра
Комментарии (52)

tatbook.ru