Иң якын кешем- әнием!

Минем әни бу дөньяның иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет-һәр баланың үз әнисе булуы!

Минем әни, һич бәхәссез, иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе, кылган эше- һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине, елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен бөтен дусларым күрсен!

Минем әнием Гатауллина Гөлназ Госмановна. Ул минем өчен иң кадерле. Мин әниемне бик яратам.

Без аның белән  күп кенә мәдәни урыннарда булдык: музейларда, китапханәләрдә, мәчетләрдә булдык, концертлар карарга бардык, Г.Камал театрында булдык.

    Мин аның ярдәме белән мәдәни көндәлек проектының беренче этабында җиңү яулап, Президент чыршы бәйрәмен күрү бәхетенә ирештем.

  Минем әнием матурлыкны ярата- бакчада төрле чәчәкләр үстерә. Әнием безне төрле тәм-томнар пешереп, салатлар ясап сыйларга ярата.

       Әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул үзе тәрбияли торган балаларны да бик ярата. Алар белән мәш килә: уйный, бии, җырлый.  

 Ул районда уздырылган төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый.

  Әнием мин балалар бакчасына йөргәндә, анда әти-әниләр комитетында иде, мәктәпкә киткәч тә шул ук вазыйфада.   Шулай ук  әнием китаплар укырга ярата, район китапханәсенә бик еш йөрибез. Мине дә мәдәниятне яратырга өйрәтә.

 

 

Рейтинг: +43 532 просмотра
Комментарии (43)

tatbook.ru