ГлавнаяРодительский комитет "Культурного дневника"Әтием турында шигырь һәм хикәяләр

Әтием турында шигырь һәм хикәяләр

3 декабря 2016 - Амин Закиров

Минем әтием солдат булган.

 

    Әтиләребез – безнең иң кадерле кешеләрбез. Әти диюгә, безнең күз алдына солдат – Ватанны саклаучы хәрби киемле, төз, кыю егет килеп баса.      

   Армиягә бару- һәр ир- егетнең мактаулы бурычы.Без төннәрен рәхәтләнеп  йоклыйбыз, көндезләрен тынычлап укыйбыз. Ә солдатлар, явыз кешеләр ил  чиген  үтеп көне — төне сакта торалар .

   Минем дә әти солдат булган .

 Әтием  1995 нче елның 24 нче ноябрендә армия сафларына алына. Ул Сарема утравында, Балтыйк диңгезендә хезмәт итә.

Әтием чик сакчысы була. 2 ел буе батыр, кыю солдат — әтием илебезнең тынычлыгын саклый.

    Мин әтием белән горурланам  . Аңа сәламәтлек, озын гомер телим.

 

Әтием

Әтиемне беләсездер

Бик тә тырыш, ул уңган.

Менә шуңа күрә  инде

Әти солдатта булган.

Армиягә анда таза,

Көчлеләр генә бара.

Әтием  төсле кыюлар

Төннәрен сакта тора.

 

                         Әтием һөнәре.

 

Минем әтием Закиров Ленар Илнур улы. Тимер кебек нык сүзле, тау кебек олы йөрәкле әтиебез – гаилә тоткасы, тормышыбызның яме.

   Әтиебез    шофёр булып эшли. Ул үз эшен бик яратып башкара. Әтиемнең эше авыр булса да, безнең мәктәп тормышы белән дә кызыксына. Мин үземнең әтием бик горурланам.

    Минем әтием автобус йөртә. Ул һәркөнне Казанга бара. Кешеләрне теләгән урыннарына сак кына илтеп куя.

      Зур машинасының рульләрен борганда, әтиемнең көчләре кимемәсен. Мин  әтиемә сәламәтлек, зур уңышлар  телим.

         

Рейтинг: 0 124 просмотра
Комментарии (0)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

tatbook.ru