Әнием турында 7 шигырь

3 декабря 2016 - Амин Закиров

                               Әнием турында шигырьләр

 

 1.  Әниемне  беләсезме?

Исеме аның Илзия.

Урамнардан узган чакта

Гөлләр дә  аңа баш ия.

Бәхет – шатлыкка  төренеп,

Шаулап үтә һәр көнем.

Чөнки һәрчак янәшәмдә

Әнием тора көлеп.

Җылы биреп һәммәбезгә

Өйгә якты нур өреп.

Нинди рәхәт! Янәшәмдә

Әнием торгач көлеп.

Теләгем бар кайгыларсыз

Үтсен иде һәр көнем.

Сөенеп гел янәшәмдә,

Әнием, тор син көлеп!

 

                                        2.  Сәрдегән дигән авылда

Илзия дигән кыз туган.

Кариле авылына килгәч,

Ул безнең әни булган.

Дөньяда иң җылы әни

Безнең әни беләбез,

Шуңа күрә энем белән

Куенына керәбез.

Әниебез кочагында

Китәбез эреп кенә.

Яшәрбез әле үскәч тә

Кадерен белеп кенә.

 

3.  Иртән чыклы үләннәргә

Кояш нурларын сибә.

Кояштан да иркәлерәк

Әниебез Илзия.

Уята безне йокыдан

Тәмле сүзләре белән.

Үрнәк тәрбия бирәләр

Алар әтиебез белән.

Сабыр булырга өйрәтә,

Кечеләргә ит  хөрмәт.

Кешеләргә шәфкать итсәң,

Үзеңә килер  хөрмәт.

 

                                          4.  Минем әни Илзия

Көн дә бәлеш пешерә.

Исемнәре дә үзенә

Бигрәк килешеп тора.

Бәлеш уңган, күрәсең,

Өйгә тәмле ис тулган.

Бәлеш ашарга диеп

Күршеләр йөгереп кергән.

Әти – әни, энем, мин,

Исемем була Амин.

Мондый гаилә булганда

Инде ни кирәк тагын.

 

 5.  Минем әнием бик сөйкемле,

Исемнәре Илзия.

Өйгә бишле алып кайтсам,

“Молодец» диеп  сөя.

 

                                            6. Минем әни – Илзия

Бар эшне дә ул сөя.

“Улым, сиңа тырышып

укырга кирәк” – дия.

Әниемнең күзләре

Йолдызлардан яктырак.

Аның ягымлы сүзләре

Бар нәрсәдән татлырак.

Иртәләрен иркәләп,

Уята ул гел мине.

Әниемнең нурлы йөзе

Күктәге ай шикелле.

Тәмле конфет, прәннекләр

Алып кайта кибеттән.

Рәхмәт әйтеп, мин сөенеп,

Үбеп алам битеннән.

Күк йөзендә кояш көлә

Әниемә сокланып.

Күктәге ай карап тора

Әни кебек нурланып

 

7.   Минем әнием Илзия

Йөзләреннән нур коя  .

Зәп – зәңгәрдер күзләре,

Балкып тора үзләре.

Йөрәгендә кояшның

яктысы, нурлары.

Ул булса ямьләнә,

Яшәрә Җир шары.

 

Рейтинг: 0 1054 просмотра
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!