Моя книжная полка

20 ноября 2017 - Амин Закиров

Минем китап киштәм

     Минем китап киштәм бик зур. Анда нинди генә китаплар юк. Мин аларны кат-кат укыйм, аларга карата рәсемнәр дә ясыйм. Кайберләрен, дусларым, Сезгә дә тәкъдим итәм.

    Мин яратып укыган китапларымның берсе – “Камырша”. Аны  балалар шагыйре  Ш. Галиев язган.    Китап 1962 нче   басылып чыга. Шәүкәт Галиевның  балалар өчен шигырьләр тупланмасы булган беренче китабы    үз хуҗаларын бик тиз эзләп таба, нәниләр бу шигырьләрне тиз арада ятлап алып, сәхнәләрдән сөйли башлыйлар. Эшләмичә генә көч сакларга тырышкан ялкау Тимершаның гади генә бер Сабир исемле малайдан җиңелүен һәр бала үзенең җиңүе итеп кабул итә, гаделлекнең җиңүе итеп тоя. Шагыйрь белән Тимершага карата бик гадел итеп: «Әй Тимерша, Тимерша, Син бит хәзер — Камырша!» дигән хөкемен чыгарып куя.

    Шулай ук мин татар халык әкиятләрен укырга бик яратам. Бигрәк тә “Үги кыз” әкияте. Мин аны кече энемнәргә дә сөйлим. .Үги кызны агасы урманга китереп куя. Чөнки үги анасы аны яратмый. Кыз хезмәтче буларак көн күрә. Урманда адаштыруларын аңлагач, ул йомгагын юл күрсәтүче итеп сайлый. Убырлы карчык йортына килеп җиткәнче ул әле бер көн ат көтәргә, бер көн сыер көтүе көтәргә тиеш була. Шулай гына ул убырлы карчык йортына килеп эләгә. Урман карчыгы үги кызны төрле яктан сыный.  Үги кыз карчыкка ярдәм итә, ул тәмле телле, олыларга карата хөрмәт күрсәтә һәм карт кешене рәнҗетүдән курка. Убырлы карчыкның алтын-көмешенә, энҗе-мәрҗәннәренә дә исе китми аның. Убырлы карчык яшел сандык һәм  мал биреп җибәрә. Кыз исән кала һәм баеп кайта. Үги  анада коточкыч көнләшү туа. Үз кызларының да шулай баюларын теләгән әни кеше  үз баласын да урманга илтеп куя. Ләкин нәтиҗәнең нәкъ киресенә ирешә. Эшкә өйрәтелмәгән бала бернәрсәгә дә ирешә алмый .

  Әйе, гади генә китаплар… Аларга күпме мәгънә салынган. Китап- тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Китап әдәпле булырга өйрәтә. Китап барча кешеләрне, өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә кирәклекне төшендерә. Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра. Китап гадел булырга өйрәтә. Ялганны, хыянәтне фаш итә. Китап хезмәтне яратырга өйрәтә. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли. Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә. Китап белән дус булыйк, дусларым. 

Теги: книги
Рейтинг: +6 91 просмотр
Комментарии (11)
Алина Зиганшина # 20 ноября 2017 в 16:45 0
Молодец! Красивые рисунки!
Алсуня Кашфразиева # 20 ноября 2017 в 20:30 0
И мне рисунки понравились
Алсуня Кашфразиева # 20 ноября 2017 в 20:30 0
Молодец
Амин Закиров # 21 ноября 2017 в 09:06 0
Рәхмәт, Алсуня!
Амин Закиров # 21 ноября 2017 в 09:07 0
Алинә, рәхмәт!!!
Елисей Смелов # 29 ноября 2017 в 19:38 0
Молодец!
Алия Самитова # 21 ноября 2017 в 00:04 0
Молодец!
Амин Закиров # 21 ноября 2017 в 09:07 0
Алия, рәхмәт!!!
Зарина Юсупова # 21 ноября 2017 в 16:18 0
Здорово))) Молодец!!!
Рузаль Миннеяров # 30 ноября 2017 в 21:31 0
Алия, минем дэ укыганым бар, эйбэт китап!
Камиль Сулейманов # 2 декабря 2017 в 15:45 0
Молодец! Бик кызык!

tatbook.ru