Китап белем чишмәсе

14 ноября 2017 - Залия Набиева

    Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә.

                                                                                       

    Минем дә яратып укый торган китапларым бик күп. "Ай юрганы" китабында төрле халык әкиятләре язылган. Кечкенә вакытымда әнием шушы әкиятләрне миңа укып,  китапка кызыксыну уяткан. Хәреф тану белән шушы китапны укып чыктым.

                                                                         

    Китап киштәсен яраткан энциклопедия тулыландырып тора. Бу китапта бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый.

                           Китап — киңәшчең синең,
                           Дустың, ярдәмчең синең.
                           Ул хөрмәткә бик хаклы,
                           Кадерлә син китапны.

     Минем яратып укый торган китабым "Тукай иленә сәяхәт". Тукаебызның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән үк белем алырга, эш сөяргә, зурларны хөрмәт итәргә, татар телебезне яратырга, табигатьне сакларга өнди.

     Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.

Әнием, әтием, әбием һәм бабаем да китаплар укырга бик яраталар.

Минем иң яраткан китабым "Кызыл китап"

 

 

Рейтинг: +13 218 просмотров
Комментарии (19)

tatbook.ru