ГлавнаяСТАТЬИМой родной крайТуган авылым тарихы

Туган авылым тарихы

8 декабря 2015 - Ислам Зинятуллов

Минем туган авылым Ташкичү.Ул Европаның көнчыгыш өлешендә, Татарстан Республикасы Буа районының көнбатышында урнашкан.       Кырлары төньяктан, көньякка 10 км, 4472 га җир били.

Авылым 17 гасырда барлыкка килгән.Аның барлыкка килүе –крестьяннар хәрәкәте белән бәйле.17-гасыр — крестьяннар сугышы чоры. Төп сугышның берсе -Степан  Разин  җитәкчелегендәге крестьяннар восстаниясе. Аның эзләре һаман да сакланган.Авылдан ерак түгел Карлы елгасы яныннан бик тирән казылган   валлар бар. Бабайлар сөйләве буенча атка атланган кеше дә күренмәгән шул чокырлардан узганда.Ә бездә аны вал түгел,ә бозып бал буе  диләр.Чөнки анда бик күп төрле чәчәкләр үсә, шуңа бал кортлары җыела, ә җиләге чиләкләп җыярлык.

Вакыт узу белән бу сугыштан соң  калган йортлар  саны күбәя һәм авыл барлыкка килә.

 Авыл исеменең килеп чыгышы.

Авылыбыз бүгенге көндә Ташкичү дип атала.Элек безнең авыл аша үтә торган олы юл булмаган.Авыл уртасында. Садыйков Нәсыйбулла абыйлар янында, бик зур булмаган күл булган.Күлнең бер ягын ныгытып, кешеләр, атлар аргы якка чыгып йөри алсын өчен эре ташлар өеп юл ясаганнар.Шулай “ ташлы кичү” барлыкка килгән.Хәзерге көндә дә ул  урын сакланган. Ташлы кичү урынына, зур тимер кичү ясалган.Ул урамда торучылар юлны кыскартып шуннан йөриләр. 

 

Теги: буа, авыл
Рейтинг: +9 342 просмотра
Комментарии (10)
Камиль Аглямзянов # 8 декабря 2015 в 19:21 0
Бик матур
Данис Ахметзянов # 8 декабря 2015 в 20:02 0
Очень красиво!
Раиль Султанов # 8 декабря 2015 в 20:13 0
smile
Гулия Калимуллина # 8 декабря 2015 в 20:13 0
сездэ матур икэн)
Ислам Зинятуллов # 8 декабря 2015 в 20:21 0
Рәхмәт сезгә бик зур!!!
Камилла Юнусова # 8 декабря 2015 в 21:05 0
Шаймуратова Зарина # 9 декабря 2015 в 08:32 0
искитмэле!
РЕНАТА СИДОРОВА # 9 декабря 2015 в 09:55 0
Красивая природа!
Тимур Рысаев # 22 декабря 2015 в 16:11 0
бик матур
Dina Zainullina # 18 января 2016 в 11:44 0
шэп!

tatbook.ru