ГлавнаяСТАТЬИМой родной крайТуган Авылым

Туган Авылым

4 ноября 2015 - Амир Минсабиров

Минем туган авылым -Чәчәкле.Туган як дип, кешенең беренче тапкыр аваз салган җирен генә түгел,ә тормышның күп өлешен шунда уткәргән урынны әйтсәң дә була.Безнең авылның табигате искеткеч матур.Мин капка төбебезгә чыгу белән үземне яшел хэтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм.Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләре үзләре үк мине бер сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә-якны күзәтә. Әнә якында гына бормаланып инеш ага. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышлары ишетелә. 

Инеш буенда өянкеләр үсә. Алар яз көне аксыл-яшел төскә керәләр, җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр, кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра.Авылдан ерак түгел урманнар бар. Урман яшеллеге, саф һавасы, җырчы кошлары белән үзенә гашыйк итә. Урманны бөтен кеше дә ярата торгандыр дип уйлыйм мин. Җәй уртасында урман аланнарында чалгы тавышлары ишетелә.

 Бүген әле мин авылда яшим.Кая гына барсам да, туган ягым, әти-әни йорты миңа якын да, газиз дә булыр.
Үземнең туган ягыма булган хисләремне шигырем белән белдерәм:
Туган ягыма
Офык читләреннән әкрен генә,
Матур булып синдә таң ата.
Урамнардан узган көтүләрең
Хезмәт көнен синдә уята.
Иртүк торып, әгәр кырга чыксаң,
Ишетәсең тургай моңнарын.
Ишетәсең бодай, арышларның
Иртәнге саф җилдә шаулавын.
Әнә кара! Барлык игеннәр дә
Елмаялар кояш ягына.
Кем сокланмас шушы матурлыкка
Ия булган туган ягыма!

Рейтинг: +3 233 просмотра
Комментарии (2)
Алсуня Кашфразиева # 5 ноября 2015 в 18:12 0
Молодец!!!
Альберт Аверьянов # 24 ноября 2015 в 22:26 0
шяп sick

tatbook.ru