ГлавнаяСТАТЬИМой родной крайТабигать ялгышмый...

Табигать ялгышмый...

8 декабря 2015 - Ислам Зинятуллов

                                                     Тау башына салынгандыр безнең авыл,

                                                      Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

                                                      Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

                                                      Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

                                                                                   Г. Тукай.

Тау башына салынмаса да, безнең авыл таулар белән  әйләндереп алынган. Бу таулар әллә каян күренеп: “Миңа менегез”, — дип үзенә җәлеп итеп тора, ә менгәч, авылымның зурлыгына, табигатьнең гүзәллегенә сокланып туя алмыйсың. Әнә еракта Усаклык, Каенлык күренә. Әйе, бу урманнар үзләре турында: “Бездә усаклар, ә бездә каеннар үсә”, — дип сөйлиләр сыман.

Менә авылның икенче ягында җәйрәп яткан Каракүл урманы ни сөйли икән? Бу урман янында болын бар, элек ул болында елга аккан, ә суы нәкъ кара чәй төсендә булган. Шуңа күрә бу болынга Каракүл һәм аның янындагы урманга да “Каракүл” дип исем биргәннәр. Вакытлар үткәч, бу сулык кипкән, ә исеме хәзергә кадәр сакланган.

Суның нигә кара булуы миндә кызыксыну уятты. Баксаң, күлнең каралыгы суда тиз эрегән карст токымнарына бәйле икән. Бу токымнар эрү нәтиҗәсендә Упкын исемле күлләр дә ясала.

Табигатьтә бер әйбергә дә очраклы исемнәр бирелми. Һәр исемнең үз тарихы...

Рейтинг: +5 237 просмотров
Комментарии (4)

tatbook.ru