ГлавнаяМой родной крайИлһам чишмәсе

Илһам чишмәсе

22 ноября 2016 - Айсылу Ишалина


Безнең Яңа Бүләк авылында чишмәләр бик күп "Паравай чишмәсе","Илһам чишмәсе","Салкын чишмә", Җидегән чишмә". Безнең авыл  дип әйтәм, чөнки минем  әбием шул авылда яши. Мин бик еш шунда кайтам.
Минем "Илһам чишмәсе" турында сезгә дә сөйлисем килә. Аның суы җир астыннан ургылып чыга, ул кайнап торган суны хәтерләтә. Элегерәк аны "Салкын чишмә" дип атаганнар. Ә хәзер чишмәкәйгә "Илһам чишмәсе" дип исем бирделәр.Чөнки  татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакиров шушы авылда  туып, шушы чишмәнең суын эчеп үскән. Ул үзенә ямансу булса да, җырлыйсы килсә дә шушы чишмә янына килә торган булган. Һәм шушы чишмәне аның исеме  белән атадылар. Бу чишмәне авыл  халкы чистартты, чәчәкләр утыртты. Авылыбызның эшмәкәре Гимадиев Ильдар Шамил улы төзекләндерүдә ярдәм итте.
Чишмәбез ачылу тантанасына Илһам абый үзе дә кайтты, бик матур  итеп җырлады, авылдашларын сөендерде. Бик күңелле булды!
Чишмә суын эчәргә бөтен авыл кешесе килә. Чөнки суы бик тәмле.
Чишмә суы кешенең сусавын баса, алар  халыкка бик кирәк. Ләкин чишмәләребезне гел карап торырга, аның ярларын чистартырга, өстенә тулган чүпчарларны алырга кирәк. Чөнки чишмәләр булмаса — үсемлекләр үсә алмый, елгалар, күлләр былмый. Ә  арарны чистарткач алар безгә -"Менә рәхмәт, сулышларым иркенәеп китте. Килегез минем яныма. Тәмле суларымны эчегез!" — дияләр кебек.
Әйдәгез дусларым, без дә чишмәләрне карап, чистартып торыйк, ял итәргә баргач үзебез артыннан чүпләр калдырмыйк!

Рейтинг: 0 54 просмотра
Комментарии (0)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

tatbook.ru