ГлавнаяСТАТЬИМой родной крайАвылым тарихы

Авылым тарихы

20 ноября 2015 - Эльза Рафикова

Татар халкының бай тарихы бар. Диңгездән бер тамчы алган кебек, менә шул бай тарихтан мин үземнең Кече Урыссу авылы тарихын аерып алдым. Без яшәгән җир, ил картасында бер нокта гына булса да, ул ил һәм республика күләмендә күренекле. Кече-Урыссу авылы 1923 елда көз көне төзелә башлый. Бу авылның җирләре Бөгелмәдә яшәүче Исмагыйль байның җирләре була. Мортаза хаҗи бу җирләрне арендага алып, хутор салып тора.1924-25 елларда күрше Иске-Уруссуы авылыннан күп кенә кешеләр бу урынга күчеп киләләр.Уруссу янәшәсендә булганга, кечкенә хуҗалык булып оешалар, шуңа күрә дә авылга Кече Уруссуы исеме бирелә.

1950 елның июль  аенда “8 март”, “Чик бүләк”, “ Баланлы”, “ Хөррият” колхозларын берләштерәләр. Бу яңа  колхозга татарның йөзек кашы булган-бөек шагыйребез Габдулла Тукай исеме бирелә. Председателе итеп Сәлах Мостафа улы сайлана. 
 

Рейтинг: +11 315 просмотров
Комментарии (5)
Алия Шакирова # 20 ноября 2015 в 23:32 0
молодец
Эльза Рафикова # 21 ноября 2015 в 13:17 0
спасибо
Алина Нурова # 21 ноября 2015 в 14:34 0
продолжай в том же духе
Ильяс Шакиров # 21 ноября 2015 в 19:14 0
бик матур язгансың
Камиль Аглямзянов # 11 декабря 2015 в 20:06 0
Бик кызык

tatbook.ru