ГлавнаяСТАТЬИМой родной крайАвылым чишмәләре

Авылым чишмәләре

20 декабря 2016 - Камиль Гайнуллин

Авылым чишмәләре

     Безнең авыл табигате чишмәләргә бик бай: барлыгы 6 чишмә һәр иртәдә үзенең моңлы җырын суза. Әби-бабаларыбыз чишмәләргә элек-электән бик матур исемнәр биргәннәр: “Бәйрәш чишмәсе”(“Олы инеш”), “Тимер улак”(“Ат улагы”), “Гафәр чишмәсе”, “Әнүкә чишмәсе”, “Күҗәмкә чишмәсе”, “Исемсез чишмә”(“Күл чишмәсе”).

     Кайбер кешенең күңелендә мондый сорау туарга мөмкин: хәзерге вакытта, урамда су колонкалары булганда, авылдагы күп өйләргә чишмә суы торбалар аша агып килгәндә, ул чишмәнең нинди исем белән аталуын белү безгә ни өчен кирәк соң? “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”, — ди халык. Димәк, без авылның үткән тарихы белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр дип уйлыйм мин.

    Һәр чишмә турында аз гына сөйләп үтәм.

    “Тимер улак”(“Ат улагы”) Бу чишмә авылымның төньягыннан агып чыга. Чишмә ике улак буйлап ага, берсе тимердән ясалган, шуңа аны “Тимер улак” дип йөртәләр. Ә икенче исеме электән килгән. Әлеге чишмә янында туктап, атларны эчергәннәр. Шуңа күрә ул “Ат улагы” дип  атала да. Бу чишмәнең исеме җисеменә туры килә дип әйтеп була. Матур җәй айларында авылымның бер төркем ирләре бу чишмәгә бура ясап куйдылар. Хәзер чишмә яны тагын да матураеп китте.

    “Бәйрәш чишмәсе”(“Олы инеш”). Бу мул сулы инеш “Тимер улактан” ерак түгел. Әлеге чишмә Бәйрәш исемле бабай белән бәйле. Ул элек вакытта инешне карап, яннарын чистартып торган. Соңыннан бу чишмәне Нигъмәтҗан бабай карап торган. Ул чишмә янына тал утырткан. Чишмәне әле “Олы инеш” дип тә йөртәләр. Әби-бабайлар әйтүенчә, бу чишмә – иң олысы, иң күп сулысы. Хәзерге вакытта бу чишмәне авылыбызның мөхтәрәм кешесе Әнвәр абый Миңнуллин ярдәме белән карап, яннарын төзәтеп торалар. Ул чишмәне өйле һәм күперле итте.

  “Гафәр чишмәсе”. Ә инде бу чишмә авылымның төньяк-көнбатыш ягында урнашкан. Аның турында сөйләгәндә. Элеккегеләр Гафәр бабайны искә төшерәләр. Исеме ни өчен шулай аталган икән соң? Әлбәттә, чишмәнең тирә-юнен карап торучы шул Гафәр бабай булган. Чишмә аларның бакча артындагы чокыр буеннан бәреп чыккан икән.

    «Күҗәмкә чишмәсе”. Әлеге инеш авылымның көньягыннан чыгып ага. Исеме авылның Күҗәмкә дигән ягыннан астагы чокырдан бәреп чыкканга күрә шулай аталган. Элегрәк бу чишмәгә төшүче аз булган. Ә хәзер кеше бер дә  өзелми. Күҗәмкәдә туып-үскән Гыймрановларның балалары чишмәне уратып алдылар, бик матур өй ясап куйдылар. Чишмәгә юл басмалар буйлап төшә. Хәзерге вакытта чишмә янын Күҗәмкәнең уңган кешеләре карап торалар.

“Әнүкә чишмәсе”. Бу чишмәнең исеме дә, үзе дә бик серле. Әлегә мин аның нигә шулай аталганын төгәл белә алмадым. Әмма бу чишмәнең суы әле аз гына чыга, әле югала икәнен ишеттем. Бәлки бу чишмә шундый кушаматлы кеше белән бәйледер?....

    “Исемсез чишмә”(“Күл чишмәсе”). Бу чишмәнең исеме юк. Ул авылның төньяк-көнчыгышындагы чокырдан бәреп чыккан. “күл чишмәсе” дип йөртелә, чөнки аның сулары янәшәдә ясалган күлне тулыландырып тора.

   “Корттишек күле”(“Балык күле”, “Бассейн”). Безнең авылда күлләр юк. 10-15 еллар элек авылның төньягында зур трактор белән Габбас абый (“Корттишек”) күл казый. Аны башта “Корттишек күле” диләр. Балалар күлдә су коена башлагач, “Бассейн” дип исемлиләр. Тора-бара анда балыклар җибәрәләр. Шуннан ул “Балык күле” дип аталып йөри. Хәзерге вакытта да күл буенда балык тотучыларны күреп була.

  “Балык күле” – безнең иң яраткан урыныбыз. Һәр ел саен, укулар беткәч, без аның янына экскурсиягә киләбез. Ул – авылыбыз күрке.

   2016 нчы ел Татарстанда Экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең күл буен матур ял итү урыны итеп ясарга дип уйлап тора авылым халкы. Шулай ук чишмәләребезне чистарту өстендә дә эшләр күздә тотыла.

    Авылымның һәр чишмәсе кыйблага таба ага, мондый чишмәләрне изге чишмәләр дип атыйлар. Бу чишмәләрнең сулары  бергә кушылып, көнбатыштан агып килүче кечкенә елганы дәвам  итәләр. Ул елгачык башта Буа елгасына, аннары Зөя елгасына һәм, ниһаять, Идел елгасына барып тоташа.

Рейтинг: 0 89 просмотров
Комментарии (0)

tatbook.ru