Шэhэр музеенда.

16 ноября 2016 - Альбина Хамидова

Шэhэрнен тарих музеенда.

Борынгыга кайттым буген,

Бабамнар заманына.

Уз кузлэрем белэн бактым,

Яшэеш канунына.

 

Байлар бик матур яшэгэн,

Булган барлык жихазлар.

Ярлылар салам тубэгэ

Риза булып торганнар.

 

Чит ил чынаяклары

Бизэгэн остэллэрне,

Агач кашык, жиз тэлинкэ

Булган ярлы остэле.

 

Купшы туннар, ефэк кулмэк

Кигэннэр барышнялар,

Сатин яулык, чуар кулмэк

Сандыгында ярлылар.  

 

Авыр эшне башкарганнар

Башларын кутэрмичэ.

Ат, бозауларны жикэннэр,

Ярамый, жир сормичэ.

 

Жир туендырган аларны,

Ипи-су жирдэн булган.

Кичлэрен керосин ягып,

Кул эше-шогель булган.

Унган булган барысы да,

Мэшгуль булган hэр кеше.

Ир-атлары ауга чыкса,

Хатын-кызга ой эше.

 

Бала-чага укырга да,

Уйнарга да олгергэн.

Табигый буяулар белэн,

Рэсемнэр дэ тошергэн.

Рейтинг: +37 320 просмотров
Комментарии (60)

tatbook.ru