ГлавнаяМои осенние каникулы с Культурной командойМои осенние каникулы с Культурной командой

Мои осенние каникулы с Культурной командой

4 декабря 2016 - Амин Закиров

 

Минем көзге каникулым

 Мин – авыл малае. Халкымның үткәнен, киләчәген белү өчен  зур шәһәрләргә бару мәҗбүри түгелдер. Чөнки һәрбер төбәкнең үзенчәлекле тарихы, мәдәнияте, күренекле кешеләре бар. Безнең Балтач районы да -бай тарихлы районнарнаң берсе. Район үзәге булган Балтач авылына 1396 нчы елда нигез салынган. Район аша данлыклы Себер тракты уза. Сәяхәт вакытында А.Н.Радищев, Балтач аркылы үтә һәм  үзенең елъязмаларында Яңгул, Кариле, Арбаш авыллары, халкыбыз турында җылы сүзләр язып калдыра.

     Районыбызда ике гасырлы тарихы булган Түнтәр, Тукайның әнисе җирләнгән Сосна Пүчинкәсе, Тумашевларның нәсел чылбыры барып тоташкан Нөнәгәр, “Халыклар дуслыгы” музее урнашкан Чепья, М.Фәйзи яшәп алган Шода, “Себер юлы тарихы” һәм Муса  Җәлил музейлары булган Карадуган һәм башка бик күп данлыклы авыллар бар. Көзге каникул чорында мин районыбыз музейлары буйлап сәяхәт кылдым. Минем күңелемә  бигрәк тә “Себер тракты” һәм Советлар Союзы Герое, татар язучысы Муса Җәлил музейлары кереп калды.

 

Алар Карадуган авылында ике катлы йортта   урнашкан. Музей 1976 елның 15 февралендә   ачыла. Үсеп килүче буыннарны тәрбияләү өлкәсендәге эшчәнлеге өчен 1990 елда музейга М. Җәлил исемендәге Республика премиясе бирелә.

М. Җәлил музее янында каһарман-авылдашларга багышланган сугыш һәм хезмәт даны Залы ачыла. Нигезгә һәлак булган якташ-авылдашлар турында табылган мәгълүматлар салына.

1995 елдан сәүдәгәр Мортаза Мулюков (исеме Казан губернасыннан читтә дә билгеле була) тарафыннан 1911 елда Себер трактында кунакханә буларак төзелгән ике катлы таш бина музейга әверелә. Аның беренче катында йорт кирәк яраклары кибете була, ә икенче катта кунакханә бүлмәләре урнаша. Авыл аркылы Себер тракты узуын, Карадугандагы борынгы почта станциясен һәм сөргенгә каторжаннар үтә торган юлны исәпкә алып, музейны «Себер тракты тарихы» музее дип атыйлар.

 

Музей… Монда нәрсә генә юк! Мәсәлән, 1797, 1887 еллар элемтә юллары картасы, Казан губернасының телеграф картасы, морзе – телеграф аппараты, борынгы телеграф һәм телефон аппаратлары, репродукторлар, беренче телевизор, һәм Россиядә элемтә үсеше тарихын күз алдына китерергә ярдәм иткән әйберләр урын ала.

Себер тракты музее ачылган чакта, анда 2000 экспонат исәпләнсә, хәзерге көндә 3870кә җитте. Музей ачылу көненнән башлап анда 61000 мең кеше, шул исәптән, АКШ, Германия, Турция, Канада, Австралия һ.б. ил вәкилләре дә булган. Музейга кергән һәр кеше, аның бизәлешенә, тарихи байлыгына соклана.

 

Аерым кешеләрдән, шәхси коллекционерлардан  җыелган тарихи әйберләр, истәлекле язмалар, күптөрле һәм эчтәлекле экспозицияләр укучыларга туган төбәкнең үткәнен өйрәнергә; халкыбызның гореф-гадәтләренә, матур традицияләренә ихтирам тәрбияләүдә, тарихның төрле чорларында туган төбәгебез үсешенә зур хезмәт куйган шәхесләребез, Бөек Ватан сугышы каһарманнары,  оешмалар турында күбрәк белергә ярдәм итәләр.

 Мондагы матурлыкны күреп, мондагы элеккеге әйберләрне күргәч, мин халкымның тырыш хезмәте алдында баш иям. Чөнки мин халкыбызның чын  үткәнен күз алдыма китердем.

 

Карадуган авылына

Бардым шул мин  музейга.   

“Тарихны беләсең килсә,

Ялындырма, кил, әйдә”

 

Ничек яшәгән бабамнар,

Ничек соң киенгәннәр.

Хәтта кайларда йөргәнен

Хәбәрләшеп белгәннәр.

 

Белдем мин барысын да,

Аптырадым кайвакыт.

Беренче телевизор да

Тора почмакта ятып.

 

Кайсы  бик матур яшэгэн,

Булган барлык жиһазы.

Кайберләре  салам белән

Япкан икән түбәнt.

 

Савыт- саба, чынаяклары

Булган агач һәм җиздән.

 Сукасын да, пычагын да

Сый белгәннәр икән.

 

Башларында сатин яулык,

Киң күлмәк өсләрендә.

Алъяпкычларын ябынып

Чыкканнар икән эшкә.

 

Авыр эшне башкарганнар

Башларын күтәрмичә.

Ат, бозауларны җиккәннәр,

Ярамый, җир сөрмичә.

 

Җир ашаткан кешеләрне,

Ипи-су җирдән булган.

Кичләрен керосин ягып,

Кул эше — шөгыль булган.

 

Уңган булган барысы да,

Мәшгуль булган hәр кеше.

Ир-атлары ауга чыкса,

Хатын-кызга өй эше.

 

Бала-чага да укыган,

Уйнарга да өлгергән.

Кунакка да йөрешкәннәр,

Табыннар уртак булган.

 

Бергә игенен чәчкәннәр,

Бергә җыеп алганнар.

Татары да, урысы да

Дус һәм тату торганнар.

 

Рейтинг: +3 124 просмотра
Комментарии (7)

tatbook.ru