Конкурс «Твой голос»

Минем көзге каникулларым.

4 декабря 2016 - Камилла Юнусова

Минем көзге каникулларым.

Көзге каникулларымны

Бик күңелле үткәрдем.

Әни белән бергәләп

Музейга барып килдем.

     Музей бинасы урнашкан

     Карадуган авылында.

     Себер тракты тарихын

     Ойрэнеп була шунда.

Бик күптәнге хыялым -

Кидспейска барырга.

Хыялым тормышка ашты

Көзге каникулларда.

     Быел көзге каникуллар

     Кышкы булып чыкты ла!

     Рәхәтләнеп карда аунап

     Уйнадык көн саен да.

Уйнап кына йөрмәдем мин,

Акцияләр үткәрдем.

Өлкәннәр дә, балалар да

Юлда имин йорсен дип.

     Ә кич җиткәч рәхәтләнеп

     Мин китаплар укыдым,

     Мәдәни көндәлек сайтында

     Дуслар белән языштым.

      

Рейтинг: +49 357 просмотров

Представленная информация является справочной, уточняйте у источника.


Комментарии (43)

tatbook.ru