ГлавнаяМои осенние каникулы с Культурной командойКоманда № 29 Большая, дружная семья Набиевых

Команда № 29 Большая, дружная семья Набиевых

27 ноября 2016 - Залия Набиева

Мин көзге ялымда гаиләм белән районыбыз музейларына экскурциягә бардык. Беренче сәяхәтебез " Халыклар дуслыгы" туган як тарихы музее. Балтач районы Чепья авылында урнашкан. 

Төбәк тарихы бай һәм төрле алымнар белән күрсәтелгән. Этнография комплексы халыкларның мәдәниятен һәм яшәешен яктырта.

Икенче сәяхәтебез Муса Җәлил музее. Музей Балтач районы Карадуган авылында урнашкан.

Ике тарихи музей урнашкан, беренчесеСоветлар Союзы Герое, татар язучысы Муса Җәлил музее, икенчесе – Себер тракты тарихы музее.Муса Җәлил музеена аеруча зур кызыксыну белән кердем.

Музейда элемтә тарихына багышланган бүлек махсус урын алып тора. Карадуган музеенда атлы элемтә белән бәйле материаллар саклана. Мәсәлән, 1797, 1887 еллар элемтә юллары картасы, Казан губернасының телеграф картасы, морзе – телеграф аппараты, борынгы телеграф һәм телефон аппаратлары, репродукторлар, беренче телевизор, һәм Россиядә элемтә үсеше тарихын күз алдына китерергә ярдәм иткән әйберләр урын ала.

Шулай ук Арча районы Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музеенда булдык."Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы Кырлайның гүзәл табигатендә урнашкан, тирә-яктагы урманда Шүрәле, күл буенда Су анасы утырган кебек тоела.

Габдулла Тукайнын авыр тормыш юлын белдек. 

Ә каникулнын сонгы атнасында гаиләм белән Казанда булдык. Кинога кердек, кафеда күнел ачтык.

 

Теги: набиевы
Рейтинг: +9 135 просмотров
Комментарии (12)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

tatbook.ru