Без РОВДда кунакта булдык.

30 ноября 2016 - Амир Бариев

Без сыйныфташларым белән козге каникулда Балтач районы эчке эшлэр бүлегенә экскурциягә бардык. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре безне бик яратып каршы алдылар. Кергәткә безне участковыйлар белән таныштыру булды, аларны нэрсэлэр башкарулары бурында сойләделәр. Шулай ук Эчке эшлэр булегенең кечкенә генә булса да музее бар икән. анда киемнәре, төрле коралларны карадык. Аннан безне подвалга, төрмәгә алып төштеләр. Элек анда  тәртип бозучыларны ябып торганнар. Безгә нинди начарлыклар эшләсәң, мондый җиргә килеп эләгәсен аңлаттылар. Минем өчен ул төрмә бик ямьсез тоелды. Бу экскурцияне сыйныфташларым һәм үзем өчендә бик кирәкле дип санадык. Андый җирләргә эләкмичә, тәртип бозмыйча, һәрвакыт яхшы бала булып калырга кирәклеген аңладык. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәтемне әйтәсем килә, алар безгә начар кешеләр нинди тормыш белән, туры юлдан барган кешеләр нинди тормышта яшәгәнен күрсәткәннәре өчен. Без анда киләчәгебез үзебезнең кулларда икәнен аңладык.

Рейтинг: +14 161 просмотр
Комментарии (17)

tatbook.ru