ГлавнаяМое хоббиМоя сказка "Как ёлочка друзей нашла"

Моя сказка "Как ёлочка друзей нашла"

26 февраля 2016 - Камиль Сулейманов

Сказка

Как ёлочка нашла друзей

На лесной опушке росла ёлочка. Рядом с ней не было деревьев. Ёлочка грустила, ей хотелось иметь друзей. Она видела, как белочки весело запасают орешки на зиму, как убегают дружно от лисицы зайчата.

Вот однажды летом около ёлочки остановился лесник, осмотрел он её со всех сторон и говорит: "Пушистая красавица, как будет здорово привезти сюда детишек в новогоднюю ночь, нарядить ёлочку, поводить возле неё хоровод и загадать около неё желание".

Лесник ушёл, и ёлочка снова осталась одна.

Месяцы пролетали друг за другом и вот пришла зима. Все зверушки спрятались в норки. Снег укутал ёлочку белым пушистым одеялом. Ёлочка вспомнила лесника и подумала: "Раз люди загадывают желание в новогоднюю ночь, значит оно может сбыться?" Ёлочка решила тоже загадать желание.

Настала новогодняя ночь, вдруг, видит ёлочка по тропинке идёт Дед Мороз. Остановился он и спрашивает ёлочку:" Ёлочка-красавица, заблудился я, ждут меня детишки с подарками, не подскажешь, как выбраться? Я исполню любое твоё желание."

Ёлочка указала дорогу Деду Морозу и сказала: "Мне не нужен никакой подарок, я только хочу увидеть, как детишки поют песни и танцуют. Наверное, весело там, а я совсем одна расту на опушке".

"Спасибо тебе, ёлочка!" — сказал Дед Мороз и ушёл по указанному пути, а ёлочка осталась опять одна. Но вскоре к ней подъехали сани, а в них Дед Мороз, Снегурочка и детишки. Дети стали водить возле неё хороводы, пели песни. Ёлочка радовалась, ведь всё, о чём она мечтала, исполнилось.

Но она загрустила, так как подумала, то скоро все уйдут, и она опять останется одна. Но тут Дед Мороз стукнул посохом и прилетели две птички. Дед Мороз взял их в руку и посадил на веточку ёлки:" Вот здесь вы совьёте своё гнездо, будете жить и с ёлочкой дружить."

Не зря говорится, что загадаешь в новогоднюю ночь, непременно сбудется! Так у ёлочки появились друзья, и с тех пор она никогда не грустила.

Әкият

Ничек чыршыкай дуслар тапкан

           Урман кырыенда бер чыршыкай үскән. Янында бер агач та үсмәгән. Чыршыкай күңелсезләнгән, аның дуслар табасы килгән. Ул тиеннәрнең күңелле итеп чикләвекне кыш запасына җыюын күргән, куяннарның бергәләп төлкедән качуларын күргән.

Менә бер җәй көнне чыршыкай янында урманчы туктады. Ул чыршыны бөтен яктан карап чыкты һәм әйтте: "Нинди матур чыршы! Яңа ел төнендә монда балаларны китереп, чыршыны бизәп, әйлән-бәйлән уйнарга, җырларга, биергә, теләкләр теләргә ничек шәп булыр иде!".

            Урманчы китте, ә чыршыкай тагын бер үзе калды.

Шулай бер-бер артлы айлар очып киттеләр, менә кыш килде. Барлык хайваннар ояларга качты. Кар чыршыны ак йомшак юрган белән япты. Чыршыкай урманчыны искә төшерде һәм уйлап куйды: "Кешеләр Яңа ел төнендә теләкләр теләгәч, димәк алар тормышка ашалардыр?" Чыршыкай теләк теләргә булды.

            Мена Яңа ел төне житте. Көтмәгәндә чыршыкай янына Кыш Бабай килеп туктады һәм: "Чыршыкай-бәгрем, мин урманда адаштым, мине балалар бүләкләр белән көтәләр, миңа ничек авылга барыга өйрәт әле. Ә мин синең теләгенне үтәрмең", — диде.

Чыршыкай Кыш Бабайга юлны күрсәтте һәм аңа җавап бирде: "Миңа бернинди дә бүләк кирәкми, мин балаларның җырлавың һәм биюең күрергә телим. Мөгаен, анда күңелле, ә мин бер үзем генә урман кырыенда усеп утырам."

           "Рәхмәт сиңа, чыршыкай!" — диде Кыш Бабай һәм күрсәткән юлдан китеп барды, ә чыршыкай тагын бер үзе калды. Әмма тиздән аның янына зур чана килеп җитте, ә анда Кыш Бабай, Кар Кызы һәм балалар. Балалар чыршы янында әйлән-бәйлән  уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Чыршыкай шатланды, чөнки аның барлык хыялы да тормышка ашты.

 Әмма ул күңелсезләнеп китте, чөнки: “Тиздән барысы да китә, мин тагын бер үзем генә калам бит”, — дип уйлады. Тик шул вакытта Кыш Бабай тылсымлы таягы белән сукты, һәм ике кош очып килде. Кыш Бабай аларны кулына алды һәм чыршы ботагына утыртты. "Менә сез монда оягызны ясарсыз һәм чыршы белән дус булып яшәрсез", — диде ул.

Юкка гына әйтмиләр бит: нәрсә Яңа ел төнендә телисең, шул һичшиксез тормышка ашачак! Менә шулай чыршыкай дуслар тапты, һәм шул вакыттан бирле ул беркайчан да күңелсезләнмәде.

Рейтинг: +3 240 просмотров
Комментарии (3)

tatbook.ru