ГлавнаяЛучший урок культурыМ әдәни дәрес

М әдәни дәрес

28 ноября 2016 - Амин Закиров

Мәдәни дәрес  турында хикәя

        2016 нче елның 21 нче октябреннән  Татарстанда “Укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-мәгариф проекты старт алды һәм белем –мәдәният учакларында мәдәни дәресләр үткәрелде.

Бу көнне безнең  мәктәбебездә  дә Мәдәни  дәрес уздырылды. Мәдәни дәрестә 20 балага “Укучысының мәдәни көндәлеге” бүләк ителде. Бу чарага Кили авылы китапханәсе мөдире  Маннанова Миләүшә, Кили мәдәният йорты директоры Гарифуллина Халидә, Чапшар авыл клубы мөдире Валиева Гүзәлияләр  чакырылды.  

      Бәйрәмебез Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән башланып китте. Чөнки без Тукайның шигырьләрен укырга бик яратабыз. Аның әсәрләре буенча ясалган татарча мультфильмнарны да көн саен диярлек яратып карыйбыз. Шуңа да кичәбез башында    Габдулла Тукай шигырьләреннән, әкиятләреннән чыгып төзелгән сорауларга җаваплар бирдек.  Без анда табышмакларга җаваплар да таптык, Тукай шигырьләрен яттан дәвам да иттек, кроссвордлар да чиштек. Тукайның һәм башка шагыйрьләрнең элегрәк басылган китаплары белән дә таныштык.

 Китаплар турында кызыклы мәгълүматлар безне канатландырып җибәрде. Без  куана-куана “Китаплар иле”нә кердек. Анда берничә тукталыш ясадык. “Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән”, – диде китапханәче апабыз .

     Беренче “Син беләсеңме?” тукталышында Китап патшасы кунакка килгән иде. Ул безгә китапларның зуры –кечкенәсе, калыны-юкасы, кызыгы-гыйбрәтлесе турында күп мәгълүмат бирде. Беренче кулъязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән икән. Ул вакытларда ташка, агачка, металга, сөяккә, төрле тукымаларга, балчыктан ясалган тактачыкларга, хәтта яфракларга, тузларга да язганнар. Аннары пергамент уйлап тапканнар, ләкин тиредән эшләнгән пергамент бик кыйммәткә төшкән. Аны папирус ( камышлы үсемлек) алыштырган.  

     Монголиядә исә    460 кг көмеш һәм 52 кг. алтыннан эшләнгән юка калайларга язылган китап та бар икән һ.б.

     Республикабызда хәзер 1634 китапханә эшләве,  шуларның иң зурысы, иң матуры — Татарстан Республикасы милли китапханәсе булуын да белдек без ул кичәдә.

     “Кәгазьләр” тукталышында исә   китапларның тарихы белән таныштык. Китап докторы безгә китапларны саклап тотарга, ертылганнарын дәваларга өйрәтте, бик матур итеп Ш.Маннурның. “Алай итмә” шигырен сөйләде.

     “Төсләр” тукталышында исә китаплардагы матур рәсемнәргә игътибар иттек.

          “ Китапларны күп укучылар” тукталышында күп китап укырга яратучылар көч сынашты.

Әйе, китап укып, без күп нәрсәгә өйрәнәбез. Ул яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, кеше бәхете өчен көрәшүче бөек акыл ияләренең уй-фикерләре, тарихыбыз белән таныштыра. Халкыбызның үткәне, бүгенгесе   турында сөйли. Милли йолаларыбызны, халкыбызның онытыла барган авыз иҗатын искә төшерә. Кыскасы, кешегә ул күп нәрсә хакында белергә ярдәм итә ул.

     — Тик кешегә китап уку гына җитми. Әгәр дә Сез үз халкыбыз, башка   халыклар тормышы, тарихы турында күбрәк беләсегез килә икән, сезгә чынбарлыкны күреп, тирәнрәк аңларга тарихи музейлар, театрлар, һәйкәлләр яки башка сәнгать урыннары булышыр, — диде безгә китапханәче.

Һәм безне “Тарих тәгәрмәче” аша Болгар иленә сәяхәткә алып китте. Без монда  болгарлар тормышы, мәдәнияте, гадәтләре, көнкүреше белән таныштык. Болгар кешесенең сурәтен карадык.  Безнең болгар бабаларыбыз Кара һәм Азов диңгезләре буенда яшәгәннәр икән.  Аларның күршеләрендә  хазар дигән халык яшәгән.  Хазарлар  бик усал халык булган, алар болгарларга һөҗүм иткәннәр, йортларын яндырганнар, малларын талаганнар, кешеләрне әсирлеккә алып киткәннәр. Шуңа күрә бабаларыбыз тынычрак урынны сайлап Идел һәм Кама елгалары янында туктаганнар.  

      Шулай ук  Болгарларның кышын салкыннан сакларлык агач йортларын, җәен яши торган тирмәләрен  дә,   эш коралларын да  күрдек.

     Соңыннан  “Тарих тәгәрмәчен” кирегә борып бүгенге көнгә кайтыйк һәм,   Татарстан буйлап йөреп, сәяхәтебезне тәмамладык. Татар халык мәкале: “Иле барның теле бар”, — ди. Телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез саклансын өчен, безгә туган илебез Татарстанның тарихи үткәнен, бүгенгесен белү кирәк. Шуңа да бу юлы без    “Туган җирем Татарстан ”,  “Әдәбият һәм сәнгать”,  “Кайсы артык” уены”,  “Алга, алга, алга  ”,  “Татарстандагы шәһәр исемнәрен атарга”.

 “ Кроссворд чишәргә” аланлыкларында көч сынаштык.

Туган илебезнең тарихи мирасын барлау, табигый байлыклары, күренекле шәхесләре, илебезнең язмышы турында күбрәк беләсе килү теләге туды.

    Шушы хыялларны тормышка ашыру максатыннан, безгә укытучыбыз Асадуллина Гөлфинә Гәбделфәртовна “Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшырды һәм  шушы көндәлек аша  республикабызның тарихи-истәлекле урыннары, төрле мәдәни чаралары  һәм рухи байлыклары белән якыннанрак танышырга мөмкин булуын әйтте.. 

    Чыннан да, көндәлектәге төсле, заманча рухтагы рәсемнәр, кызыклы тарихи мәгълүматлар, укучыларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен истә тотып сайланган табышмак, кроссворд, иҗади биремнәр, чыннан да, нәниләрнең игътибарын җәлеп итә. Алай гына да түгел, оештыручылар балаларны мәдәният дөньясы белән кызыксындыруның отышлы алымын да уйлап тапканнар. Укучы әти-әниләре, укытучылары белән никадәр күбрәк мәдәни чарада катнаша, тарихи-истәлекле урыннарга йөри, көндәлеген никадәр пөхтә алып бара – аның уку елы дәвамында республика күләмендә үткәрелә торган мәдәни конкурста җиңү ихтималы шулкадәр күбрәк икән.  Ә бәйге иң яхшы мәдәни көндәлек иясен һәм иң мәдәниятле әти-әнине ачыкларга ярдәм итәчәк. Җиңүче укучыларны бүләкләр көтә.

     Бу проектта мин инде икенче елымны катнашам. Әлеге проект Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган. Ул бик кызыклы проект. Мәсәлән, мин  үзем интернет челдәрендә исәпкә кердем һәм    бик күп дуслар таптым, бик күп тарихи урыннар белән таныштым, күп җирләргә экскурсиягә бардым. Классыбыз белән, конкурсларда катнашып, җиңүләр дә яуладык.

 Кыскасы,  бу дәрес миңа бик ошады. Мин, һичшиксез, тырышып укырмын, илебезнең лаеклы мәдәниятле кешесе булырмын.

 

 

Рейтинг: 0 60 просмотров
Комментарии (0)

tatbook.ru