ГлавнаяЛитератураТукай - минем яраткан шагыйрем

Тукай - минем яраткан шагыйрем

15 ноября 2016 - Амин Закиров

                                           Эссе

                                                        Син бит, шагыйрь, татар халкы өчен

                                                                   Яшәү дәреслеге язган зат”.

 

    Тукай, Тукай, дибез. Габдулла Тукайның туган көнен билгелибез. Ə  төптән уйлап карасак, без, чыннан да, гомер буе   Тукай  белән бергә яшибез. Кечкенәдән бәләкәй  Апушны кызганабыз, Шәрифә карчыкны явыз, дибез. Без үскән саен Тукай үсә,  ул үскән саен – без.

  Габдулла Тукаебыз исə — татар шигърияте күгендә янган  якты йолдызларның иң зурысы.  Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз һәм мактанычыбыз. Җаныбыз аның шигырьләреннән, ул тудырган гаҗәеп дөньядан аерыла алмый .

    Теләсә  кайсы милләтне милләт иткән ике төп нәрсә бар. Аларның беренчесе – туган тел, икенчесе – милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле. Габдулла Тукай  сүзләренә җырлана торган “Туган тел”, “Туган авыл”, “Бәйрәм бүген”, “Әллүки”, “Тәфтиләү” җырларыннан башка татарны, аның күңелен һәм рухын күз алдына китереп буламы? Юк, әлбәттә. Дөньяда яхшы җырдан  да олырак сәнгать юктыр. Ни өчен дисәң, җырда туган телнең иң затлы, иң тәмле, иң хисле, иң моңлы сүзләре бергә җыела.

    Ə Тукаебызның əкиятлəре булмаса, гүзəл балачагыбыз булыр иде микəн? Ул «Су анасы», «Шүрəле», «Кəҗə белəн Сарык» əкиятлəре нинди генə бөек кешелəр тəрбиялəмəде икəн! «Сабыйга», «Эшкə өндəү», «Эш беткəч, уйнарга ярый» шигырьлəре исə нинди генə hөнəр иялəре үстермəде!   Димəк, без бəхетле, без  Тукайлы халык. Тукай безне кеше итте, Тукай безне телле итте. Тукай безне эшкə өйрəтте. Тукай безне дөньяга танытты. Без Тукайга бурычлы. Без Тукайга рəхмəтле. Шушы изге бурычыбызны тормышка ашыру өчен, бар көчебезне куябыз. Туган телебез татар телен яратабыз, аның белəн горурланабыз. Халкыбызның милли əкиятлəрен яратып укыйбыз, бер -беребезгə сөйлибез.

 

 Тукай абый, күңелем белəн

Бүген синең янга килешем.

Җир йөзендə Кеше булуга

Шигырьлəрең аша ирештем.

 

Рəхмəт сиңа, телем бирдең,

Яхшылыкка өйрəттең.

Чит эшлəргə тайпылсам да,

hич какмадың, үз иттең.

 

Аңлатып телнең асылын,

Күрсəттең туры юлны.

Моннан ары беркайчан да

Югалтмабыз кыйбланы.

 

Туган телебездəн башка

Яшəүлəр ул юк икəн.

Матур иллəр күп булса да,

Туган тел берəү икəн.

 

Тукай аша

Тукай шигырьлəрен укыйм,

Төннəрен ятлап ятам.

Əллə яшьтəш булгангамы-

Аны өзелеп яратам.

 

Шигырьләре – тел ачкычы,

Һәрбер сүзе- васыять.

  Тукай абый, телем ачтым

“Туган тел”еңне  сөйләп.

 

«Кышкы кич» лəрдə утырып,

Башлы өлгелəр чиктем.

“Әллүки”, “Тәфтиләү” тыңлап,

Төннəрен йоклап киттем.

 

«Пар ат»ларыңа утырып,

Бардым сабантуйларга.

«Кызыклы шəкерт»ең аша

Ɵйрəндем эш сөяргə.

 

Аккош күленнəн чыккан да,

Су анасы чəч тарый.

Тарагын чəлмəсеннəр дип,

Тирə-ягына карый.

 

Ə менə Шүрəле абый:

Авызын шундый ера.

Кети-кети уйныйк диеп,

Мине чакырып тора.

 

«Бала» китапханəсендə

Белдем «Кисекбашны»да.

Тагын бер кат рəхмəтлемен

Тукаебыз булганга.

 

 

                                          

 

 

Рейтинг: 0 916 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

tatbook.ru