ГлавнаяСТАТЬИКультурное путешествиеМинем җәйге ялым

Минем җәйге ялым

3 октября 2018 - Азалия Мифтахова

                                                                                                      Минем жәйге ялым.

         Минем уйлавымча, жәй — иң яхшы ел фасылы.  Чөнки жәй  көне  жылы, ә әйләнә-тирә искиткеч матур. Иң мөhиме — җәйге каникуллар!  Безгә теләгән жиргә теләгән вакытта барып ял итәргә мөмкинлекләр бар. Җәйне яратмаган кеше юктыр бу дөньяда!

         Минем каникулларым быел  вакыйгаларга бик бай булды. Каникуллар башлану белән мин «Яльчик»  лагерендә ял иттем. Анда һәр көнне конкурслар, төрле мероприятияләр уткәрелде. Без анда су коендык, уеннар уйнадык, ярышлар оештырдык, фотоларга төштек. Лагерь шахмат сөючеләр өчен оештырылган иде. Шуңа да анда дусларым күп булды, яңа дуслар да таптым.

         Өйгә кайткач, бакчада чуп уташтым, жиләк, карлыган жыештым, дус кызларым белән уйнадым. Каникулның берничә көнен Татар иленен башкаласы Казан шәһәрендә үткәрдем. Анда әти һәм әни  белән Кырлай аттракционнар паркында, Бауман урамында, Кремльдә, Әкият курчак театрында, Казанка елгасы буенда  булдык. Казанның  гузәллеген, матурлыгын, кызыклылыгын сөйләп бетереп булмый.

         Июль аенда бабай һәм әбием белән Кара диңгез буена Новороссийск шәһәренә юл тоттык. Анда ял итү белән бергә Россия шахмат кубогы этабында чыгыш ясадым. Үз яшемдәгеләр арасында 3 урын алдым, призовой фондка кердем.

         Кара дингез буенда без кызынып, көч җыеп кына калмадык, экскурсияләргә дә йөрдек.  «Абрау-Дюрсо»  шампан шәрабе заводында булдык. Мин мондый зур заводта беренче тапкыр булдым һәм бик күп тарихи вакыйгаләр белдем. Мәсәлән, «шампань» -виноградның төп сорты икән. Заводны князь Голицин төзеткән, шампан шәрабе 45 метрга кадәр тирәнлектәге тоннельләрдә сакланыла. Безне 26 метрга кадәр җир астына экскурсиягә төшерделәр. Анда салкын һәм караңгыда әрдәнәләп өелгән шәрәбләр әзерләнелә икән.  Шәрәбләр еллар буе тотылганнан соң дөньяның төрле илләренә җибәрелә. Заводның тирә ягы бик матур, туристлар өчен бөтен уңайлыклар тудырылган, Абрау күлендә су коенырга була.  Гомумән, миңа бу экскурсия бик ошады. Завод хәтле завод эчендә йөр һәм андагы конвейрларны күр әле!..

                Мин  тагын Новороссийск шәһәре тирәсендә  «Кече җир» мемориал комплексында булдым. Бу урында, Кавказны немецларга бирмәс өчен, 1943 елны Кызыл армия оборона тоткан. Хәзерге вакытта комплекс монумент һәм  хәрби техника музейларын эченә ала.   Монумент хәрби корабль борынына охшатып ясалган.  Аның эчендә музей оештырылган. Кергән чакта шомлы музыка уйный. Экскурсовод безгә бер вакыйга сөйләде:  1943 елның сентябрендә фашистлар 2 яшьтән 15 яшькә кадәрле 73 баланы  җыялар. Аларның максаты — әлеге балаларны «тере калкан» итеп куллану була. Һәм чыннан да, 1943 елның сентябрендә Севастопольгә баручы немец хәрби корабларының өске палубаларына 73 баланы урнаштыралар. Совет хәрби очкычлары әлеге корабларны бомбага тотарга кыймыйча, кире борыла. Мин бу тарихи  вакыйгаларны ишеткәч, тагын бер кат:  «Сугыш бернинди яхшылык та алып килми, ә бары тик бәхетсезлек кенә алып килә», — дип уйладым.

         Матур һәм рәхәт урыннар куп булса да, мин яңадан узебезнен Әтнәдә. 15 көн чит җирләрдә йөреп кайтканнан соң,  сагынылган туган як. Монда да җылы, рәхәт, тик дингез генә җитеп бетми. Ял көнендә теплоход белән Свияжск  музей-заповеднигына юл тоттык. «Адмирал» теплоходына иртән утырдык та, кич Казанга яхшы кәеф белән кайтып та җиттек. Утрауда урнашкан шәһәрнең табигате бик матур, ерактан ук храмнарның куполлары күренеп тора, күпердәге юллары да таштан салынган, шәһәр мәйданында рыцарь сугышлары бара, күргәзмә-сату оештырылган. Узебезнең  Татарстанда да матур урыннар житәрлек!

                Шахмат белән мавыгуымны беләсез инде.  Тагын киттек ярышка. Бу юлы Чистай шәһәрендә оештырылган «Зур Кама» ярышына.  Монда мин «Казан-1» командасы составында уйнадым. 5 көн буе узган ярышларның нәтиҗәсе дә ярады. Командабыз белән 1 урын алдык. Ә мин узем 3 урында.

         64 бүлектән торган аклы-каралы шахмат тактасы минем  тормышыма тирәнтен керде ахры. Ярышларда катнашасым, уйныйсым килеп тора.  

         Ял никадэр рәхәт hэм кызыклы булса да, яңадан мәктәпләрдә укулар башланды. Яңа көч, яңа дәрт белән, китап-дәфтәрләрне жыйнап, 4 сыйныфка укырга килдек.  Сыйныфташларны, укытучыларымны, мәктәбемне бик сагынганмын.

        Яңа уку елында барыгыга да уңышлар телим!

                                                                                                                                                         4Б сыйныфы укучысы Мифтахова Азалия

 

Рейтинг: 0 23 просмотра
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

tatbook.ru