ГлавнаяСТАТЬИКультурное путешествиеМинем хыялым тормышка ашты

Минем хыялым тормышка ашты

28 декабря 2015 - Алсу Хабибуллина

25 нче декабрь көнне минем хыялым тормышка ашты. Мин башкалабыз Казанга Президентыбыз ёлкасына бардым. Безнең Әлмәт шәһәреннән 110 укучы барды. 

Бәйрәм бик күңелле үтте. Безгә Яңа ел килүе турында әкият күрсәттеләр. Бу әкият безне дуслыкның кадерен белергә, бары тик дуслар булганда гына бөтен кыенлыкларны җиңәргә, уңышка ирешергә мөмкин булуын аңлатты.

Бик күп танылган артистлар чыгыш ясады. Кыш бабай белән Кар кызы шундый матур булды. 2015 елда булган уңышларны экранда күреп бик сөендек.

Президентыбыз Рөстәм Минниханов безне Яңа ел белән котлады. Мин үзебезнең Президентыбызны күреп бик шатландым, чөнки минем аны күптән шулай якыннан күрәсем килә иде.

Безгә әле соңыннан Яңа ел күчтәнәче дә бирделәр. 

Шушы бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт!!!

Рейтинг: +5 846 просмотров
Комментарии (4)
Лиана Мухаметшина # 31 декабря 2015 в 11:00 0
Бик матур язгансын!
Лиана Мухаметшина # 31 декабря 2015 в 11:00 0
Котлыйм!
Шаймуратова Зарина # 31 декабря 2015 в 15:03 0
мин синен очен бик шат!
Амир Гайнутдинов # 5 января 2016 в 16:54 0
молодец

tatbook.ru