ГлавнаяСТАТЬИКультурное путешествиеКол Гали — татар халкының болгар чоры бөек шагыйре.

Кол Гали — татар халкының болгар чоры бөек шагыйре.

22 ноября 2015 - Зиля Аглетдинова

Кол Гали — татар халкының болгар чоры бөек шагыйре. Риваятьләр буенча, 1183 еллар тирәсендә Чулман буендагы шәһәрләрнең берсендә туган. Харәземдә белем алган. Соңыннан, иленә кайтып, 1233 елда «Кыйссаи Йосыф» әсәрен тәмамлаган. 1236 елда монгол яулары Биләр шәһәрен җимереп яндырганда олы затлы бәкләр белән бергә мәйданда җәзалап үтерелгән.

Автор үзен Кол Гали дип атаган. Әмма бик күп галимнәр фикеренчә, беренчесе аның үз исеме, икенчесе әдәби кушаматы булырга тиеш диеп фаразлаганнар.
Яшәгән еллары да ахыргача  ачыкланып бетмәгән. Галимнәр аны 1183 елда туган дип фаразлый. Ә үлү елы итеп XIII гасырның 30нчы еллар азагы – 40нчы еллар башы алына. Туган җиренә килгәндә, Чулман (Кама) буе шагыйрьнең туган җире итеп бирелә. Шул ук вакытта Зәй тамагы, Кашан (Кышан) каласы, дип фараз кылучылар да бар. Соңгысы хәзерге “Сорочьи горы” янында булырга тиеш диләр. Күрәсез, шул кадәр популяр әсәр авторы турында мәгълүмат тулысынча фаразларга корылган.
Кол Галинең Болгарда, аннан Харәземдә һәм башка мөселман төбәкләрдә белем алуы билгеле. Аның туган теле – болгар-татар теле. Ләкин һәр чорның укымышлы кешесенә хас сыйфат буларак, ул да үз теленнән башка бүтән телләрне дә камил белгән: гарәп, фарсы телләре.
Кол Галинең безгә бер генә әсәре билгеле. Ләкин аның даны еракларга таралган. “Кыйссаи Йосыф” поэмасы заманында мәдрәсәләрдә дәреслек итеп кулланылган. Аның кулъязма һәм басма вариантларын кулдан-кулга йөртелгэн, әсәрне затлы бүләк буларак файдаланганнар.

 Бөек шагырьгә Казанның мең еллык паркында истәлекле һәйкәл 2005 нче елда куелган.

 

Рейтинг: +26 586 просмотров
Комментарии (20)

tatbook.ru