ГлавнаяКультурное путешествие”Салават күпере”журналының “25 туган көн”бәйрәмендә кунакта

”Салават күпере”журналының “25 туган көн”бәйрәмендә кунакта

21 января 2016 - Ислам Ханов

24 нче декабрьдә мин ,әнием, апам  Рәзилә, Чулпан апа Галләмова белән Казанда “Салават күпере”журналында һәм “Халыклар дуслыгы”йортында уздырылган “25 туган көн”бәйрәмендә катнаштым.Журналның 25 еллыгы уңаеннан оештырылган “25”туган көн”бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде.Мин дә җәңүче булдым.

Сәхнәгә беренчеләрдән булып күтәрелеп Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе, республикабызның Югары Шурасы рәисе урынбасары Римма апа Ратникова котлады.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм абый Миннехановның “Салават күпере”журналы хезмәткәрләренә юллаган Рәхмәт хатын Зиннур абый Хөснияргә тапшырды.

Бәйрәмнең Яңа ел алдыннан оештырылуына мин бик тә сөендем.Мин “Диплом”, планшет  һәм Кыш бабайның татлы күчтәнәчләре белән бүләкләндем.Кар кызы һәм Кыш бабайның  безне котлаулары,”Арлекино”балалар бию төркеменең биюләре, балаларның җырлары бәйрәм кичәсенә ямь өстәде.

Мин бәйрәмнән  шундый күтәренке хисләр, шатлыклы кичерешләр белән чыктым.Яныңда якын кешеләрем әнием, апам Рәзилә,әбием Рашания, Чулпан апам Галләмова булып булышып, көч биреп торганда мин бик бәхетле! Безнең кечкенә генә иҗат  эшләребезне  дә  олы итеп күреп, зур бәя биреп, яңадан да иҗат эшләренә рухландырганнары өчен”Салават күпере”журналы хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм! Аларга киләчәктә дә эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек  телим!

Бәйрәм башланыр алдыннан Шүркә белән дә фотога төштек

“Салават күпере”журналы редакциясе директоры Зиннур абый Хөснияр белән әнием, мин, апам Рәзилә

Тантананың башлануын көткән чак

 

Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе, республикабызның Югары Шурасы рәисе урынбасары Римма апа Ратникованың котлавы

Миңа “Диплом”һәм бүләк тапшырган вакыт

”Салават күпере”журналы безне тагын да сөендереп торсын, озын гомерле булсын!

 

 

Рейтинг: +42 391 просмотр
Комментарии (47)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

tatbook.ru