ГлавнаяСТАТЬИКультурное путешествиеӘхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе

Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе

30 января 2016 - Гадель Егоров

27 нче гыйнвардә минем мәктәбемдә "Әхлак тәрбиясе — күңел хәзинәсе" дип аталган әдәби, музыкаль кичә узды.Безнең мәктәпкә Әлмәт районының төрле авылларыннан укытучылар, тәрбия эшләре буенча урынбасарлар, авыл советы рәисе, авылыбызның имамы Илгиз хәзрәт һәм башка бик күп кунаклар килде.

Бәйрәм вакытында барлык кунаклар, укучылар Р.Фәхретдиннең тормышы, иҗаты белән таныштылар,"Нәсыйхәт" исемле китабындагы тәрбияле булу өчен ниләр эшләргә кирәклеге турындагы фикерләрне ишеттеләр ,"Әдәплеләр иле" исемле сценка карадылар, матур  җырлар тыңладылар.

Татар халкы гомер-гомергә яхшы күңелле, уңган кешеләр белән горурланып яшәгән.Элек-электән үк борынгы әби-бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр кылырга,өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткәннәр. 

Бу кичә беркемне дә битараф калдырмагандыр.Илгиз хәзрәт  укучыларга, укытучыларга мондый яхшы, күркәм бәйрәм күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтте, аларны әдәпле, шәфкатьле балалар булып үсүләрен теләде.

Әдәпле булыйк!

Әдәплеләр иле

Әхлак тәрбиясе

әдәпле булыйк

Әдәпле булыйк

Әдәпле баланы һәркем ярата.

Әдәпле бала дуслары турында кайгырта.

Әдәпле бала тәртип бозмый.

Әдәпле бала тәмле сүзләр әйтә.

Әйдәгез дусларым  ,әдәпле, тәрбияле булыйк!

 

Рейтинг: +33 269 просмотров
Комментарии (30)

tatbook.ru