Свияжск шәһәр-утравы

СВИЯЖСК ШӘҺӘР — УТРАВЫ

 

Казанга якын гына

Бар икән, Свияжск утрау.

Теләгем утрауга барып,

Үткәннәребезне барлау.

 

И,  “Мәдәни көндәлек”

Сиңа инде зур рәхмәт!

Насыйп иттең миңа

Утрауга кызыклы сәяхәт.

 

Утраудагы матурлыкны

Үз күзләрем белән күрдем.

Шушы изге урын турында

Күп нәрсәләр белдем.

 

Хәзер инде бу изге утрау

Танымаслык  булып үзгәргән.

Ул вакыттан безнең көнгә кадәр

Бик күп  корылмалар сакланган.

 

Утрауның күп өлеше

Шул көе сакланган.

Чиркәүләр дә  кадаксыз

Балта белән чабып ясалган.

 

Свияжск үз тарихында

 Вакыйгаларны күп күргән.

Утрау төрмәсендә корбаннар

Җазалап үтерелгән икән.

 

Кирмәннең диварлары

Күпме сер “саклый”.

 Ул бит безнең  үткәнебез

Аны һәркем аңлый!

 

Әлегә бик тырышып

Мин укыймын мәктәптә.

Зур булып үсеп җиткәч,

Тарихны өйрәнәм киләчәктә!

 

Тарихны белү бик кирәк

Шуны дуслар онытмыйк!

Һәммәбездә бердәм булып

Тарихыбызны без саклыйк!

 

  24 нче май көнне без,”Мәдәни көндәлек” үткәргән бәйге җиңүчеләре, тарихи-архитектура  һәйкәле – Свияжск шәһәр-утравына сәяхәт кылдык. ”Мәдәни көндәлек” безгә шундый бүләк ясады.

    Свияжск утрау-шәһәре Казанга якын гына Зөя елгасы тамагының иң матур урынында, биек калкулыкта урнашкан. Биредә уналтынчы гасыр уртасында ук төзелеп, бүгенге көнгә кадәр сакланган тарихи корылмалар бик күп. Барысын да үз күзләрем белән күреп, үземне шул чорга кайткандай хис итеп, аларның матурлыгына сокланып йөрдем һәм экскурсоводлар сөйләве буенча шушы изге урын турында күп нәрсәләр белдем:

“Ул 1551 нче елда Иван Грозный заманында төзелгән тарихи-архитектура комплексы икән. Ул вакыттан безнең көнгә кадәр Троицк соборы гына сакланып калган. Хәзер бу утрау танымаслык булып үзгәргән. Анда 10 чиркәү эшли. Тимерчелек һәм балчык белән эшләү сәнгатен үстерүгә зур игътибар бирелә. Төзәтү эшләреннән соң этнографик комплекс «Ат утары» ачылган. Бу ныгытма 16 гасырның икенче яртысында агачтан, 18 гасырда таштан төзелгән. Свияжскта өч ирләр, бер хатын-кызлар монастыре булган. Бүгенге көндә аларның икесе генә сакланып калган. Анда чиркәүләр агач бүрәнәләрдән, бер кадак та сукмыйча, бары тик балта белән чабып кына эшләнгән. Аның күп кенә өлеше бүгенге көнгә ничек бар, шул көе сакланган.

 

Музеена кергәч, Свияжск утравы төрмәсендә җазалап үтерелгән төрмә корбаннарының исемнәре, кая туганнары белән таныштык… Свияжск үз тарихында вакыйгаларны күп күргән”.

Тарихын белмәгән халыкның – киләчәге юк, диләр. Бу чыннан да шулай. Чөнки һәркем, нинди милләттән булуына карамастан, үзенең үткәнен белергә тиеш. Бу сәяхәт вакытында менә шушы үткәннәребезне барладым. Уналтынчы гасырда яшәгән халыкның ничек көн иткәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен үз күзләрем  белән күрә алдым. Мин кабат  шушы тыюлыкка сәфәр кылырга иде, дигән теләктә калдым.

Свияжск… Никадәр онытылып  торган  бит ул, аның кирмән диварлары күпме серләр саклыйдыр әле! Бу – гадәти булмаган урын,  гомереңдә  бер генә  тапкыр булса да, аны күрергә кирәк!

Рейтинг: +35 580 просмотров
Комментарии (19)

tatbook.ru