Культурное впечатление

16 января 2016 - Залия Валиахметова

Мин укучының мәдәни көндәлеге белән 1 нче сыйныфта укыганда таныштым. Мин хәзер 2 нче сыйныфта белем алам. Менә икенче елымны мәдәни көндәлек белән сәяхәт итәм. Миңа әнием бик булыша.Күп кенә мәдәни, тарихи, истәлекле урыннарга мине әни белән әти алып бара. Безгә кайвакыт сеңлем дә иярә. Ул кечкенә булса да, аңа да, мәдәни көндәлек белән, сәяхәт иту, бик ошый.

         Мин китапханәләргә йорергә бик яратам. Мәктәп китапханәсенә, район балалар китапханәсенә, Үзәк бистәсе- авыл китапханәсенә бик ешь йөрим. Мин китапханәләргә мәдәни көндәлектән башка да йөргән булыр идем дип уйлыйм. Ә менә музейларга һәм башка истәлекле, тарихи урыннарга, мин шушы мәдәни көндәлек белән танышкач йөри башладым. Шуңа күрә, мин бу мәдәни көндәлекне бик кирәкле, без балалар һәм әти- әниләр өчен бик файдалы дип саныйм.

         Мин компьютер аша, бик күп малайлар, кызлар белән таныштым, үземә бик күп дуслар таптым. Без алар белән бер- беребезгә язышабыз, узебезнең фикерләребез белән уртаклашабыз, бер- беребезгә киңәшләр бирәбез. Фоторәсемнәр һәм язмалар аша башка укучыларнын нәрсә белән кызыксынганын, шөгельләнгәнен белеп торабыз. Алардан күп кенә үзебез белмәгәннәрне өйрәнәбез, үзебезнен тәҗрибәбез белән уртаклашабыз.

         Без музейларга, истәлекле урыннарга йөреп үзебезнең ата- бабаларыбызның үткәнен, тарихын өйрәнәбез, хәзерге көннәрдә, көн- күрештә күрмәгән, хәттә кибетләрдән, акчага да сатып алып булмаган, күп кенә әйберләрне без музейларда гына күрәбез. Миңа бик ошый. Элек бит күп нәрсәләр, мәсәлән үтюклар да хәзерге кебек булмаган. Чагыштырып карау бик кызык.

          Без гаилэбез белән төрле мәдәният йортларына – концертларга. Спектакелләргә, торле бәйрәм чараларына йордек. Бик күңелле булды.

         Мәдәни көндәлек белән танышканнан соң, мин быел Татарстан Республикасы яңа ел бәйрәменә бару бәхетенә ирештем. Миңа анда бик ошады. Мин онытылмаслык тәисирләр кичердем.

          Мин бу проект башка елларда да булсын иде. Балалар бу поектта күбрәк катнашсыннар иде дип телим. 

 

Мин бию түгәрәгенә йөрим.

Китап уку яраткан шөгелем.

Мин музейларда төрле әйберләрне көне буе карап йөрергә әзер.

Яңа ел бәйрәмнәре. каникуллар бик күңелле үтте.

Мин биейгэ бик яратам.

 

Теләчебезнең 25 яшьлек — туган көне уңаеннан районыбызның торле авыл җирлегендә яшәуче үзешчәннәр концерт куялар. Беренче тур авылларда үтте, икенче турга үткән авыл җирлекләре район мәдәният йортында концертлар куялар. Шуларның  беренчесе 05.02.2016 көнне Алан авыл җирлегендә яшәүче үзешчәннәр катнашында үтте. Мин бу концертны карарга бардым. Бик матур концерт булды. Ә 10.02.2016 көнне Олы Мәтәскә авл җирлегендә яшәүче үзешчәннәр чыгыш ясады. Бик күңелле булды.

Туган ягым Теләчене бик яратам. сезгә дә үземнең туган ягамнын истәлекле, матур урыннарын күрсәтәсем килде.

Рейтинг: +110 761 просмотр
Комментарии (119)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

tatbook.ru