ГлавнаяКонкурс. Лучшее культурное впечатлениеКарадуган авылы музеенда кунакта

Карадуган авылы музеенда кунакта

20 января 2016 - Амир Бариев

Мин  әнием белән Балтач районы Карадуган авылы Себер тракт тарихы һәм Муса Җәлил музеена бардык. Музейда безне бик матур каршы алдылар. Беренче итеп Муса Җәлил бүлегенә кердек. Апа безгә аның тормышы турында, сугыш вакытында да матур шигырьләр язуы турында сөйләде.

Солдатларыбызның тормышларын бик ихтибар белән тыңладым. Алар белән чын — чынлап горурланам. Минем бабаларымда туган илне саклаганнар барганнар һәм  исән — имин кере әйләнеп кайта алганнар. Сугышта бик күп җәрәхәтләр алганнар. Бабаларымның медальләрен, госпитальдә яткан справкаларын, мактау таныклыкларын әле дә саклыйбыз. Музейда күргәннәрдән аларның тормышлары ничек авыр булганын аңларга була.

Бер — берсе белән рәсемдә күргән аппарат аркылы сөйләшкәннәр. Ә үлгән солдатларның исемнәрен белер өчен тиемр савытка салганнар.

Кечкенә генә танкларны күргәч, болар нишлиләр дип сорадым. Аклары фашистлар, сарылары безнең солдатлар икән. Сугышта катнашкан военнотехникалар куелган һәм алар фашистларга каршы без һәрвакыт әзер дип торалар.

Безнең илнең Катюша машинасы.

Балтач районыннан күпме кеше сугышка барып күпмесе генә исән кайта алган.

Тормышта кулланылган, элеге җиһазлар белән музей бик бай.

Иң аптыраткан беренче булып чыккан Нокиа телефоны. Ул кирпич кадәр бар. Ничек кесәләренә салып йөргәннәрдер, шаккатам.

Шулай ук музейда элекеге телевизор, магнитафон, фотоаппаратларда бар. Телевизорны лопо аркылы караганнар.

Табаклар, ләгәннәрне агачтан ясаганнар, игеннәрне ураклар белән урганнар Дәү әбием кичкә кадәр эшләгәч кайтырга да хәл калмый иде басуда кырыенда касылган чокрыларда йоклый идек дип сөйли. Кечкенә балаларын да үзләре белән алганнар. Ә бабаларыбыз сугышта булганнар.

Утюглар бик авыр, башта агач утюглар булган. аларны карточка тошермәгәнбез.

Күзлекләрне дә үзләре ясап кигәннәр.

Балтач районында Мустафа исемле бай булган, аның стена сәгате.

Кибеттә үлчәүләр бик кызык булган. Әбием ипигә чират бик зур була иде ди, аңладым инде мондый үлчәү белән тиз генә үлчәп булмый.

Акчалар бик күп. Башка илләрнеке дә бар.

Самовардан чәйләр эчкәннәр. Әбием әле дә самовардан чәй эчәргә ярата. Апа тотып торганы йомыра савыты шунда куеп ашаганнар.

Карадуган авылының данлыклы муллалары һәм китаплары.

Мәктәп парталарын, китапларын, ручкаларын күрдем. Портфеле бигрәктә ошады.

Мәктәп формалары. Элек пионерлар булган, хәзер нәрсәгә юк икән алар? Пионерлар булыр идек бездә.

Байларның сандыклары, акчалары.

Сөлгеләрне шушы станокта ясаганнар, мин дә эшләп карадым. бик авыр түгел, ләкин озак вакыт кирәк.

Илләребезнең күген самолетлар саклый.

Мин музейга барганыма  куанып, күп төрле мәглүмәтләр алып кайттым. Музей мина бик ошады. Анда булгач кына авыр тормышларны аңларга була. Музейда эшләүче апага бик зур рәхмәт, ул безгә барысында күрсәтеп, аңлатып сөйләде.  Калган музейларга да барырбыз, танышырбыз дип уйладык. Рәхим итегез, Сезне дә Балтач районы Карадуган авылы Себер тракт тарихы һәм Муса Җәлил Музеена чакырам. Киләнегезгә үкенмәссез.

 

Рейтинг: +108 794 просмотра
Комментарии (101)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

tatbook.ru